Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грудинин Русия президентына намзәт буларак теркәлде


Павел Грудинин
Павел Грудинин

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәү янындагы "Ленин исемендәге совхоз" җитәкчесе Павел Грудининны Русия президентына намзәт итеп теркәде.

Павел Грудинин документларын декабрь азагында тапшырган иде. Ул КПРФтан тәкъдим ителде. Грудининның штабын коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов җитәкли.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартында узачак. Анда Русия президенты Владимир Путин, телевидение алып баручысы Ксения Собчак, бизнес-омбудсмен Борис Титов, ЛДПР җитәкчкесе Владимир Жириновский һәм "Яблоко"га нигез салучы Григорий Явлинский катнашырга җыена.

Әлегә Үзәк сайлау комиссиясе тугыз намзәткә имза җыя башларга рөхсәт бирде, тагын ике намзәт – Грудинин һәм ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский – имза җыюдан азат.

Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга сайлауларда катнашырга рөхсәт ителмәде. Үзәк сайлау комиссиясе моны аның "Кировлес" эше нигезендәге хөкем карары белән аңлатты. Навальный рөхсәт бирмәүне канунсыз дип саный һәм үзенең фикердәшләрен сайлауга бармаска, ризасызлык чараларына чыгарга чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG