Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явлинский салымнарны төбәкләрдә күбрәк калдыру яклы, Татарстанны башка төбәккә кушуга каршы


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский

"Яблоко" фиркасеннән президентлыкка намзәт булырга җыенучы Григорий Явлинский Казандагы матбугат очрашуында җыелган салымның өчтән ике өлеше төбәкләрдә калырга тиеш дип белдерде.

"Яблоко" фиркасе җитәкчеләренең берсе Григорий Явлинский Казанда үткән матбугат очрашуында Русиянең бюджет сәясәтенә үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерде.

Явлинский фикеренчә, салымнарның 33,4 проценты федераль үзәккә китәргә, 33,3 проценты төбәкләрдә, ә 33,3 проценты җирле муниципалитетларда калырга тиеш.

Татарстан, донор төбәк буларак, Мәскәүгә ел саен 700 млрд сум салым җибәреп тора, ә үзенә 180-200 млрд сум гына кала. Бу хакта 2016 елның маенда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергән иде.

​Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 ел ахырында Кремльнең алга киткән төбәкләргә төрле програмнар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартырга җыенуын кискен тәнкыйтьләде.

Явлинский әлеге очрашуда шулай ук "гасырларга сузылган мәдәнияте, үз теле булган Татарстанны" башка төбәк белән берләштерү яклы булмавын белдерде.

Ә менә кайбер кечкенә өлкәләрне берләштерү мөмкин, ди "Яблоко" лидеры. "Алар өлкә буларак, кайчандыр фиркаләр оешмалары җитәкчелеге өчен административ максатларда гына барлыкка килгән", ди Явлинский.

Явлинский Татарстанны башка төбәкләр белән берләштерүгә каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Аның фикеренчә, төбәкләргә максималь мөмкинлекләр бирергә кирәк. Шул ук вакытта сәяси систем федератив булырга, ягъни бөтен илдә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау федерация җаваплылыгында булырга тиеш, дип саный сәясәтче. Ә инде икътисади үсеш мөмкинлеккләре төбәкләргә бирелү зарур, дип белдерә Явлинский.

25 ноябрь көнне Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерү тәкъдимен ясаган иде. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. "Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб башкарырга кирәк" диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.

Шул ук көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" дип аталган яшьләр форумында төбәкләрне эреләтү турында сорауга җавап биреп, "безнең андый теләгебез юк" дип белдерде. "Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Бәлки кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады. Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә", диде Миңнеханов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG