Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорида штатындагы мәктәптә атыш нәтиҗәсендә кимендә 17 кеше һәлак булган


Атыш булган мәктәптән укучыларны чыгаралар

Флориданың көньягында урнашкан Паркланд шәһәренең бер мәктәбендә 19 яшьлек егет кешеләргә ут ачкан. Шәһәр шерифы сүзләренә караганда, ким дигәндә 17 кеше һәлак булган.

Җирле матбугат чаралары язуынча, яраланучылар саны 50гә җитә. Һөҗүм итүче тоткарланган. Атучы - 19 яшьлек Николас Куз. Ул әлеге мәктәптә укыган, ләкин тәртибе өчен куылган дип белдерелә. 12 кеше мәктәп эчендә үтерелгән, өч кеше - ишегалдында, тагын икесе хастаханәдә вафат булган.

Үлүчеләр санына караганда, бу - АКШта соңгы биш елда мәктәпләрдә булган атышларның иң зурысы. 2012 елда "Сэнди-Хук" мәктәбендә 26 кеше үтерелгән иде.

14 февральдә АКШ дәүләт иминлеге агентлыгының Мэрилэндтагы баш фатирында да атыш булган иде. Өч кеше яраланды, атуда шикләнелүче тоткарланды. Федераль күзләү идарәсендә әлеге очрак террорчылык белән бәйле түгел дип белдерделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG