Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Һади Атласины искә алу җыены уза


Һади Атласи
Һади Атласи

15 февраль Казанда Һади Атласиның үтерелүенә 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу җыены узачак. Ул Ленин бакчасында репрессия корбаннары һәйкәле янында үтәчәк.

Җыенны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. "Казанның репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куеп, Атласины искә алырга җыенабыз. Килегез, милләт атасын бергә искә алыйк", диелә берлек тараткан хәбәрдә.

Җыен көндезге сәгать беренче яртыда башлана. Репрессия корбаннары һәйкәле Казанның Ленин бакчасында, Лобачевский урамы, бишенче санлы йорт адресында урнашкан.

15 февраль Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тула. Атласи - татар сәясәтчесе, тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Русия империясенең 2нче Дума дептутаты. Фәүзия Бәйрәмова аны "гомеренең соңгы мизгеленә кадәр татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы", дип атый.

XS
SM
MD
LG