Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә исеме Казан урамына һәм метро станциясенә бирелергә мөмкин


Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме
Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме

Сөембикә ханбикә исеме Казан урамнарының берсенә һәм метроның икенче линиясендә булачак станциягә бирелергә мөмкин.

Бу хакта язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хатына Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта белдерелә.

"Казан шәһәре комитеты Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе белән берлектә Казан ханлыгы идарәчесе истәлеген мәңгеләштерү тәкъдимен хуплый. Сөембикә ханбикә исеме алга таба шәһәрдәге яңа урамнарга атама биргәндә куллану өчен Казан шәһәре урамнары банкына кертелгән", диелә хатта.

Моннан тыш, киләчәктә Казан метросының икенче линиясендә булачак бер станциягә Сөембикә атамасы бирү мәсьәләсе дә тикшерелә диелгән.

Хатны Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин имзалаган.

Фәүзия Бәйрәмова Сөембикә исемен мәңгеләштерү турында Татарстан президенты аппаратына хат язган иде. Моңа кадәр ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте. Ләкин шәһәр хакимияте бу үтенечне кире какты.

Казан метросының икенче линиясе 2030-2050 елларда төзелеп бетәргә мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG