Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:16

Сөембикә рухына карата яңа хыянәт Татарстанның юкка чыгуы белән тәмамланырга мөмкин.

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Любовь Андреевадан әле генә миңа хат килде – Бауман урамы исемен Сөембикәгә алыштырмаячаклар. Моннан бер ай элек мин, Милли Мәҗлес оешмасы рәисе буларак, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Казан үзәгендәге Бауман урамын Сөембикә ханбикә исеменә үзгәртүләрен сорап хат язган идем.

Президентка татарча язган хатка марҗа түтәй урысча җавап җибәрде. Менә бу үзе үк Татарстан белән кемнәр идарә иткәнне күрсәтә дә инде. Татар теленә мыскыллы мөнәсәбәт, җаныбызны телгәләгән мәсьәләләргә төкереп карау ярылып ята! Имеш, Бауман урамын Сөембикәгә үзгәртүгә анда яшәүчеләр каршы булырга мөмкин икән. Ә сез алардан сорадыгызмы соң, Люба Андреева? Бауман урамында хәзер рәсми учреждениеләр генә калып бара, аннан кешеләрне күптән шәһәр читенә куып бетерделәр бит инде.

Эсперанто урамын Назарбаевка әйләндергәндә, анда яшәүчеләр фикеренә карап тордыгызмы соң?

Эсперанто урамын Назарбаевка әйләндергәндә, анда яшәүчеләр фикеренә карап тордыгызмы соң? Алар каршы булса да, шул каршылыгын күрсәтеп урамнарга чыкса да, шартлатып үзгәртеп куйдыгыз бит, димәк, үзегезгә кирәккәндә, алай да эшли аласыз? Имеш, алга таба Казан шәһәренең берәр яңа урамына яки скверына Сөембикә исеме бирелергә мөмкин икән. Яңа урам булгач, бу шәһәр читендәге берәр тыкрык була инде, сквер дигәннәре дә этләр йөртә торган ташландык бакча кисәге булырга мөмкин.

Хат ахырында Андреева, инде үз исеменнән, "Бауман урамын Сөембикә ханбикәгә алыштыруны кирәксез дип саныйм", дигән нәтиҗә дә чыгара. "В связи с вышеизложенным, переименование улицы Баумана в улицу царицы Сююмбике считаю нецелесообразным", дип яза. Карагыз әле, Казан урамына татар патшабикәсенең исемен бирүне марҗа хатыны хәл итә һәм моны кирәксез нәрсә дип таба!

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны шушы урыс түрәсе алыштырамыни инде хәзер?!

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны шушы урыс түрәсе алыштырамыни инде хәзер?! Без, татарлар, үз теләгебез белән урам исемен дә алыштыра алмыйбызмыни?! Нинди хурлык. Президент исемен күтәреп йөргән татар ирләренә хурлык! Үз ханбикәсенең исемен Казанның бер урамына да куйдыра алмаган милләткә хурлык...

Минемчә, бу Сөембикә ханбикәбезне икенче тапкыр урыс кулына тапшыру, аны тагын сату булып тора. Казанның Бауман урамына Сөембикә исеме бирелмәячәк. Бу уңайдан тарихны искә төшерү урынлы булыр дип саныйм – XVI гасырда Сөембикә ханбикәне урысларга әсир итеп биреп җибәргәч, озак та үтми Казан ханлыгы җимерелгән иде, бу юлы инде Сөембикә рухына карата яңа хыянәт Татарстан үзе юкка чыгу белән тәмамланырга мөмкин...

Фәүзия Бәйрәмова,
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG