Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:54

Азатлык укучылары Бауман урамына Сөембикә исемен бирүне хуплый


Азатлыкның Вконтакте сәхифәсендә үткәрелгән сораштыру

Азатлыкның Вконтакте битендә үткәрелгән сораштыруда тавыш биргәннәрнең күпчелеге Казанның үзәк урамы Сөембикә исемен йөртергә тиеш дип саный.

Татар җәмәгатьчелегендә Казанның Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә кирәк дигән фикерләшүне дәвам итеп, Азатлык үзенең Вконтакте сәхифәсендә "Казанның Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә кирәкме?" дигән сораштыру оештырды. Тавыш бирүчеләргә өч төрле җавап тәкъдим ителде: "Әйе, Казанның төп урамы Сөембикә исемен йөртергә тиеш", "Юк, Бауман урамы калсын, Сөембикә исемен башка урамга бирергә кирәк", "Казанда Сөембикә урамы кирәкми".

12 июнь башланган тавыш бирүдә барлыгы 500дән артык кеше катнашты. Аларның 73.8%ы Бауман урамы исемен Сөембикә урамына алыштыру кирәк дип җавап бирде. 23% Бауман урамын калдырып, Сөембикә урамы дип Казанның башка урамын атарга тәкъдим итә. 3.2% кеше Казанга андый урам кирәк түгел дип саный.

Error rendering VK.

Форумда фикерләр төрле. "Бауманның кем икәнен бик сирәк кеше белә, минемчә, урам исемен алыштыру урынлы" дигән фикерләрдән башлап, "Яңа урамнар күп ачыла, аларны Сөембикә урамы дип атап була" дигән фикерләрне дә очратып була.

Кайбер кулланучылар "Төп урам ир-ат исемен йөртергә тиештер", "Ислам буенча урамны хатын-кыз хөрмәтенә атарга ярыймы?" дигән фикер калдырды. Шуңа бәйле Казанның төп туристик урамын Кол Шәриф яки Олуг Мөхәммәт исемнәре белән атау тәкъдимнәре дә яңгырады.

Бер аноним кулланучы тарафыннан "Бауман урамы Миңтимер Шәймиев өчен сакланган" дигән фикерен калдырды.

12 июнь көнне җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте. Әлеге мөрәҗәгать Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан чыкты.

XS
SM
MD
LG