Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча язылган такта тоттырып шартнамәне оныттыралар


prokazan.ru фотосы
prokazan.ru фотосы

Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамәне оныттырып халыкка элмә такта һәм Сөембикә урамы әкиятен тоттыралар. Тынычландыргыч терапия кулланыла. Балта урынына шөшле тоттырдылар булып чыга.

Татарстан халкы, дөресрәге, аның хәерхаклы, гадел өлеше, бу арада самими эйфориядә яшәде. Ниһаять, элмә такталар да татарча булачак икән бит! Дәүләт шурасының ниндидер бер бүлеге татарча язмаучыларга штраф салуны хуплаган икән, кара әле! Ничек инде, сөенмәскә?Халыклар тигезлеген санламаучыларга 1000 сум штраф та салына ала, дип шатланабыз хәзер. Кибет, ашханә-кафеларга куелган язмалар татарча булса, илгә ямь керер һәм халыкта дуслык, тигезлек хисе уяныр инде.

Пыскыган өмет уянды

Моңарчы, хосусый ширкәтләр генә түгел, дәүләт үзе дә татар телен санга сукмый иде. Аптыраган җәмәгатьчелек инде аларга каршы төрлечә көрәшеп тә карады, шау-шулар даими куба килде. Тик туган телне үстерәбез, дуслыкта яшибез дип утыз ел буе сөйләнгән арада, шул гап-гади такталар да толерантлаша алмады. Моңа җаны бар кешеләр зар-интизар булды. Ә бүген исә алар өчен кояш чыкты: такталар татарлаша, шатлыклар эчкә сыймый.

Такталар татарлаша, шатлыклар эчкә сыймый

Әлбәттә, карагрухчылар бу такталарны тумас борын ук мыскыл да итә башлады. Гомер бакый татарофобия арасында яшәүче милли көрәшчеләр моны күреп, чынбарлык вәзгыятен тагын да нык итеп тойдылар. Такталар өчен көрәш реаль төсмерләр алды. Алар хәзер чынлап та, такталарны татарча яздыртабыз, диеп дәртләнде, кабат тырышып милләтне якларга әзерләнделәр.

Бауман патшага каршы булган

Берочтан, инде 100 ел буе, ә бәлки 500 ел буе, хыялланган тагын бер визуаль ышаныч тормышка ашырыла кебек. Татар канлы миллионнарча кеше өчен газиз булган Казанның төп урамын Сөембикә итеп үзгәртергә мөмкиннәр. Депрессия һәм меланхолия чоңгылында яткан абориген зыялылар арасында инде бу хәбәрне дә ишеткәч, чын терелеш башланды.

Рухланып, берише хәтта Миңнехановка хат та язды. Әлбәттә, бу эшне, хөкүмәт урамга чыгып, һава иснәп кергән кебек кенә, бик җиңел башкара ала. Бауман – "террорчы", ул патшага(!) каршы көрәшкән кеше. Хәзерге Русия халкы исә кабат патшаны ярата, империягә мәдхия җырлый, шуңа сылтап дошман Бауманның исемен түрәләр бер секундта юк итә ала. Шуның өстенә Сөембикә дә, нәкъ менә урыс патшалыгына сатылган, аңа бирелгән кеше. Аны да җиңел генә, бүгенге Русиядәге идеология, фикерләр сөрешенә яратып, күтәрә алалар.

Безнең прагматиклар Сөембикәдән дә күп акча эшли ала

Икътисади файда өмет итү дә, тынычлык сөюче Казанга Сөембикә исемен кайтара ала. Безнең прагматиклар Сөембикәдән дә күп акча эшли ала. Бу арада күп кеше чит илләргә йөрүне туктатып, үз илебездә сәяхәт итә башлады бит. Бу кунаклар Казанга акча китерә. Ә Казанга туристны матур экзотика белән генә чакырырга була. Кунакларга йөз калада, мең авылда очраган Бауман чатлары, тыкрыклары, урамнары бушлай да кирәкми.

Казанга Бауман атамасын күрер өчен килми алар. Туристка искитәрлек яки үзенчәлекле башка әйбер кирәк. Сөембикә образын исә килгән кунакларга чәчәкләп-чуклап сатарга була: "патшабикә булган", "риваятьләргә кергән", "манарадан сикергән", "килешү өчен корбан булган", "тынычлык өчен фида калган", "чибәр булган, аңа барлык патшалар кызыккан" дия-дия.

Ә Сез, Сөембикә татар өчен кадерле булганга, азатлык көрәше байрагы булганга аның исемен башкалага кайтарырлар, дип уйлыйсызмы? Уйлаган өчен ашарга сорамыйлар, хыяллану матур нәрсә. Тик шул арада башка мөһим әйбердән колак кагабыз, аны сизәсезме?

Шартнамәне такта идеясе белән йомалар

Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү юкка чыгу алдында тора. 26 июньдә Мәскәү белән бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә тәмам юкка да чыга инде.

Шартнамә артыннан йөрердәй, тырышырдай дәүләт җитәкчесен, зур түрәне күрмим

Дөрес, оптимистлар, шартнамәнең озайтылуы ихтимал дип, һаман да хыяллана. Ә мин исә бүген инде шартнамә артыннан йөрердәй, тырышырдай дәүләт җитәкчесен, зур түрәне күрмим. Алар хәтта бу теманы кузгатмагыз диеп депуталарга да әйтеп торалар.

Кызганыч, минемчә, бу шартнамә озайтылмаячак. Сез өметләнәсездер, өметләнегез, ә менә мин өметләнмим. Кырыкмаса-кырык төрле һәм мавыктыргыч вакыйгалар туып торачак, дәүләт клоуннары телләренә салыначак, шартнамәне төземичә, тартып-сузып аны арткы планга күчерәчәкләр. Латин әлифбасын, милли университетны да Казан белән Мәскәү шулай килешеп, алдап-йолдап, тартып-сузып йомып куйдылар. Казандагы бериш түрә хәтта, кирәк нәрсә, тырышырбыз дип тә сөйләп тынычландырып торачак.

Шартнамә сорап-сорап бирмәсәләр дә, аның урынына милли элмә такталар яки милли атамалар алырга була. Шулар өчен булса да, шартнамә алабыз, дип тырышырга кирәк. Татарстан кешесе шартнамә кирәк дип ни кадәр күбрәк шаулашса, аңа шул кадәр яхшырак.

Шартнамә сорадыгыз – менә сезгә татарча урам, тынычланыгыз

Шартнамә сорасак, элмә такталарны чынлап та татарчалаштыра башларга мөмкиннәр. Ә шартнамә сорамасак, элмә такталар һаман да урыс телендә калыр кебек. Казан халкы өчен изге сыер кебек кадерле Бауман урамын да берсүзсез үзгәртеп куярга мөмкиннәр. Шартнамә сорадыгыз – менә сезгә татарча урам, тынычланыгыз диеп. Элмә такталар һәм Бауман урамы киләчәге кебек вак-төяк мәсьәләләр дә шартнамә тирәсендә хәл ителә. Шартнамәне сорасак, тынычландырыр өчен такталар белән бер урамны булса да ясарлар иде. Ә шартнамәне сорамасак, элмә такталар да, Сөембикә урамы да булмаячак. Сорамасаң, хәтта әнә шул вак-төяк вәгъдәләре дә сүздә генә калачак. Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. Сорарга кирәк!

Гамил Нур
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG