Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" журналисты Али Феруз Русиядән киткән


Али Феруз
Али Феруз

Мөһаҗирләрне вакытлыча тоту урынында ярты ел торган "Новая газета" журналисты Али Феруз Русиядән киткән. Аңа өченче илгә чыгу рөхсәт ителгән иде.

Феруз Мәскәүдән Германиягә очкан. "Новая газета" журналистка ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерә.

Узган атнада Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Али Феруз тәхәллүсе белән язучы Ходайбирде Нурмәтовны өченче илгә чыгарга рөхсәт бирде.

Август башында мәхкәмә Ферзуны Үзбәкстанга депортацияләү турында карар чыгарган иде. Аны миграция кануннарын бозуда гаепләделәр. Феруз рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрне вакытлыча тоту урынына яптылар. Моңа кадәр ул берничә ел Русиядә качак статусы алырга омтылып карады. Ләкин аның мөрәҗәгатьләре кире кагылды.

Нурмәтов 2006 елда Казан ислам көллиятенә укырга кергән, 2007 елдан Казандагы Русия ислам университетында белем ала башлаган. Үзбәкстан Нурмәтовны террорчылар белән элемтәдә торган "исламчы" дип саный һәм анда җибәрелгән очракта, террорчы дип ябып куярга мөмкин.

Журналист буларак ул "Новая газета"да мигрантлар, мөселманнар, ЛГБТ тормышын ачыктан-ачык яктырта.

XS
SM
MD
LG