Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәй янында янган автобус йөртүчесе 4,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Янып беткән автобус
Янып беткән автобус

Зәй районы мәхкәмәсе былтыр июльдә Зәйдә казага очрап, 14 кеше үлгән автобус йөртүчесе Александр Ижмуковны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Ижмуков колониягә озатылачак. Моннан тыш, ул өч елга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителде.

Прокурор Ижмуковка 6,5 ел гомум тәртипле колония җәзасы сораган иде. Автобус йөртүчесе бердәнбер гаепләнүче булды. Хөкем карары шикаять ителергә мөмкин.

2 июльгә каршы төндә Татарстанның Зәй районында автобус казасы нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды, аларның дүртесе - балалар. Самардан Ижауга баручы ул автобус йөк машинасы белән бәрелгәннән соң янга авып янды.

XS
SM
MD
LG