Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы пикетлар янә уза башлады 


Чүп яндыру корлымасына каршы ялгыз пикет
Чүп яндыру корлымасына каршы ялгыз пикет

“Казанда чүп яндыру заводына каршы. Калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү яклы” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт янәдән пикетлар оештыра башлады. Көн саен хәрәкәт вәкилләренең берсе Ирек мәйданында Министрлар кабинеты каршында плакат күтәреп басып тора.

Плакатларда чүп яндыру корылмасын төзү карарын гамәлдән чыгаруны таләп ителгән язулар урнашкан. Шулай ук иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан калдыкларны табигатькә зыян китермәслек юллар белән юк итү турында сөйләшү өчен активистлар белән очрашуын сорый.

Чүп яндыру корлымасына каршы ялгыз пикет
Чүп яндыру корлымасына каршы ялгыз пикет

"Ялгыз пикетлар хәзер көн саен узачак, алар Русия президентын сайлауга кадәр туктамаячак. Имзалар җыю да дәвам итәчәк, без хакимият заводны төзүдән баш тартканчыга кадәр көрәшәчәкбез", дип хәбәр итте хәрәкәт вәкилләре Азатлыкка.

Узган елның язында Миңнехановка Казанда яшәүче 4,5 мең кеше имзасы куелган хат җибәрелгән иде. Хатта ни өчен чүп яндыру заводы төзүдән баш тартырга, ә калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртүгә күчәргә кирәклеге аңлатылды. Шул ук хатта хәрәкәт активистлары президент белән очрашу сорадылар.

Миңнеханов хатны Төзелеш министрлыгына “төшерде”. Анысы чүп яндыру корылмасыннан да яхшырак ысул әле уйлап табылмаган дигән рухта җавап бирде. Моңа җавап итеп июнь аенда иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре көн саен урамга, ялгыз пикетларга чыга башлады, барлыгы 30 пикет узды. Көз айларында чүп яндыру заводына каршы өч митинг үтте, аларның һәрберсендә 500дән алып 700гә кадәр кеше катнашты.

Бүгенге көнгә заводны төзүдән баш тартуны һәм калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртүнең мәҗбүри булуын таләп итеп, 28 мең имза җыелган.

XS
SM
MD
LG