"Некрасов һәм Бутлеров урамнарындагы табигый калкулыкта төзелеш белән бәйле вазгыятьне үз контролегезгә алуыгызны сорыйбыз", диелә change.org петицияләр сайтындагы мөрәҗәгатьтә. Җәмгыять вәкилләре шулай ук Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе урнашкан мәдәни мирас объектына куркыныч яный дип саный. Моннан тыш, алар Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү турындагы карарлар кабул иткәндә шәһәр кешеләренең катнашуын да тәэмин итүне сорый.
Espace төрек ширкәте Вахитов калкулыгында сәүдә-күңел ачу комплексы төзү планлаштыра. Анда кибетләр, офислар һәм рестораннар булып дип көтелә. Төзелеш вакытында Мулланур Вахитов һәйкәле дә алып куелачак. Калкулыкта шулай ук Әфганстанда һәлак булучылар истәлегенә булдырылган аллея дә бар.
Хәзерге шахмат мәктәбе бинасы 1913 елда Михаил Григорьев проекты нигезендә төзелгән. Ул мәдәни мирас объекты санала. Элек анда шәһәр училищесы урнашкан булган.