Аш-су остасы Резидә Хөсәенова татар ризыкларын әзерләү осталыгына өйрәтүне дәвам итә. Резидә ханым Прага, Майами, Дубай һәм башка шәһәрләрдә чәкчәк, гөбәдия, кыстыбый, тутырылган каз кебек ризыкларны татарлар белән бергә әзерләп, серләрен өйрәткән булса, чираттагы остаханәсе Казанда узды. Ул дусларын җыеп, тел йотарлык тәмле итеп каймак бәлешен ясарга өйрәтте. Азатлык та аның чәй ризыгын әзерләгәнен карап торды һәм укучыларыбызга рецептын, эшләү ысулын күрсәтергә булды.
Резидә ханым төрле ризыклар пешерергә яратучылар игътибарына бәйге дә игълан итте. Теләүчеләр үзләре пешергән татар ризыкларын фото һәм видеога төшереп #тәмлеярыш хештегы белән Вконтакте һәм Instagram-да урнаштыра ала.
Резидә ханым әйтүенчә, бу югалып баручы татар халык ашларын, гореф-гадәтләрне искә төшерү өчен яхшы форсат була ала. Бәйге өч атна дәвам итә, ун кеше финалга чыгачак. Беренче, икенче, өченче урыннарны социаль челтәрләрдә утыручылар билгелиячәк. Җиңүчеләр март аенда Казандагы “Тәмле булсын” ресторанында бүләкләнәчәк. Финалга чыгучыларга тагын бер бүләк – Резидә Хөсәеновадан чираттагы татар ризыгын пешерү остаханәсе.