Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Собчакның Путинны президентлыкка теркәмәүне сораган шикаятен кире какты

Ксения Собчак мәхкәмәдә
Ксения Собчак мәхкәмәдә

Русия Югары мәхкәмәсе Ксения Собчакның шикаятен кире какты. Ул Владимир Путинның президентлыкка намзәт булып теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп иткән иде.

Сочбак үз гаризасында "Путин инде өч тапкыр президент булды, аның намзәт булырга хокукы юк" дип белдергән иде. Русия Үзәк сайлау комиссиясе шикаятьне нигезсез дип атады.

Владимир Путинга 65 яшь, Русия белән ул 2000 елдан бирле идарә итә. 13 ел Путин ил президенты булды, дүрт ел - Русия хөкүмәтен җитәкләде.

Русиядә президент сайлау 18 мартка билгеләнде. Сайлау кәгазендә сигез намзәт.

This item is part of
XS
SM
MD
LG