Алисә апасы белән яр буенда утырды. Аңа кызык түгел иде, ул арыды. Бер-ике тапкыр ул апасы укыган китапка карады, әмма анда рәсемнәр дә, шигырьләр дә юк иде. "Рәсемсез, шигырьсез китап кемгә кирәк инде?" – дип уйлады Алисә. Шуңа да ул алтын чәчәкләрдән такыя үрергә теләде. Һәм шунда аның янына алсу күзле Ак Куян чыкты.
Гаҗәп түгел иде. Куян "Ай-һай, соңга калам бит!" диде, ләкин Алисә аптырамады. Куян кесәдән сәгать чыгарды, аңа карады һәм чабып китте, Алисә шунда ук сикереп басты. Ул беркайчан да жилетлы, кесәле куянны да, куянның сәгатькә каравын да күрмәде. Алисә түземсезлек белән куян артыннан йөгерә башлады. Бәхеткә, куян зур өнгә керде.
СЛОВА:
яр буе – берег
кызык түгел – неинтересно
апасы укыган китап – книга, что читала сестра
алтын чәчәкләр – маргаритки
такыя үрергә – плести венок
алсу күзле ак куян – белый кролик с розовыми глазами
гаҗәп түгел – неудивительно
аптырамады – не удивилась
кесәдән сәгать чыгарды – вытащил часы из кармана
чабып китте – побежал
сикереп басты – вскочила на ноги
түземсезлек белән – с нетерпением
бәхеткә – к счастью
зур өн – большая нора
Уйлап тормастан, Алисә аның артыннан сикерде.
Өн башта гади туннель кебек тигез генә барды. Аннары ул өзелде, Алисә тирән коега егылды.
Башта ул аска карады һәм кая очканын уйлады, әмма анда бик караңгы, берни күренми иде. Аннан соң ул коеның диварларына карады. Анда бик күп шкафлар, китап киштәләре, хариталар, төрле-төрле рәсемнәр булды. Очып барышлый, ул бер киштәдән ниндидер банка тартып алды. Караса, анда "Әфлисун кайнатмасы" дип язылган, әмма, ул буш икән. Кыз банканы башка киштәгә куйды.
СЛОВА:
уйлап тормастан – не раздумывая
өзелде – оборвался
коега егылды – упала в колодец
коеның диварлары – стены колодца
китап киштәләре – книжные полки
хариталар – карты
очып барышлый – в процессе полета
әфлисун кайнатмасы – апельсиновое варенье
Алисә: “Мондый егылудан соң, баскычтан егылсам да, еламыйм инде! Өй түбәсеннән сикерсәм дә, “ых” та итмим!”,– дип уйлады. “Нинди кыю кыз!» – диярләр инде аны өйдә!
Аска, аска, аска. Беркайчан да төшмәс инде әллә ул?
– Ничә миль очтым икән мин? – диде ул кычкырып. – Җирнең үзәгенә җиткәнмендер инде, дүрт мең миль үтелгәндер. Ә менә параллельләре белән меридианнары нинди икән?
Бераздан ул тагын сөйләшә башлады.
– Ә мин Җир аркылы егылып төшсәм, ни булыр икән? Бик күңелле булыр инде.
Чыгармын, ә анда – башларында йөрүче кешеләр!
Ничек атала әле? Антипатияләр бугай.
– Тик миңа нинди илгә төшүемне сорарга кирәк. Гафу итегез, мадам, бу Яңа Зеландияме, әллә Австралияме?
– Ләкин ул апа мине берни белми торган җүләр кыз дип уйлар бит! Юк, мин беркемнән сорамам, анда илнең исеме язылгандыр.
Слова:
мондый егылудан соң – после такого падения
Беркайчан да төшмәс инде әллә ул? – Неужели она никогда не упадёт?
“ых” та итмәм – и не ахну
нинди кыю кыз – что за смелая девочка
җирнең үзәгенә җиткәнмендер – долетела до центра Земли
ераклык – дальность
бераздан – вскоре
берни белми торган җүләр кыз – ничего не знающая глупая девочка
башларында йөрүче – ходящие на головах
– Динә мине бүген бик сагыныр инде (Динә аның песие иде). – Кадерле Динәм! Минем белән бергә егылсак икән! Монда бер тычкан да юк, әмма син ярканатлар тотар идең. Алар да бит тычканнар кебек. Ләкин песиләр ярканатларны ашыймы соң?
Алисә йокымсырый башлады. Үз-үзе белән сөйләште, йокы аралаш “Песи ярканатларны ашыймы? Песи ярканатларны ашыймы?, ә “Ярканат песиләрне ашыймы?” дип сорашты.
Аннары Алисә йоклап китте һәм төш күрде. Төштә ул Динәсенә сорау бирә икән: “Ә хәзер, Динә, әйт миңа дөресен, син ярканатлар ашадыңмы?”
Слова:
кадерле – дорогая
бергә егылсак икән – вот упали вместе
ярканат – летучая мышь
йокымсырый башлады – (её) начало клонить в сон
йокы аралаш – сквозь сон
йоклап китте – уснула
Шулчак ул чыбык-чабык һәм яфрак өеменә төште. Алисә бер җирен дә авырттырмады һәм шунда ук аягына басты. Ул өскә карады, әмма анда караңгы иде. Ә каршыда тагын бер озын туннель бар. Кайдадыр Ак Куян да күренде. Ул янә каядыр йөгерә иде. Алисә артыннан чапты һәм Куянның сөйләшкәнен ишетте:
– Аһ, минем мескен колакларым! Аһ, минем мескен мыекларым! Соңарам бит!
Алисә аны тотарга теләде, әмма Куян югалды. Алисә озын залга керде. Залда лампалар эленгән иде. Бөтен диварларда ишекләр бар, шулай да алар бикле.
Алисә, моңсуланды, моннан ничек чыгачагы турында уйлады. Ул өч аяклы кечкенә пыяла өстәл күрде. Өстәлдә кечкенә алтын ачкыч бар. Алисә бу ачкыч белән ишекне ачарга теләде. Ни бәла! Йә йозаклар зур, йә ачкыч кечкенә иде. Бер ишекне дә ачып булмады. Шул вакыт ул бер пәрдә күрде. Аның артында кечкенә ишек бар. Бәхеткә, бу ишеккә ачкыч туры килде!
Слова:
чыбык-чабык һәм яфрак өеменә төште – упала на на груду сучьев и листвы
артыннан чапты – побежала (за ним)
тотарга теләде – хотела поймать
дивар – стена
ничек чыгачагы турында – о том, как выйти
ишекне ачарга теләде – желала открыть дверь
Ни бәла! – Что за беда!
шул вакыт – в это время
пәрдә – штора, занавеска
бәхеткә – к счастью
ачкыч туры килде – ключ подошёл
Алисә ишекне ачты. Аның артында коридор башлана иде. Ул тезләнде дә ишеккә карады. Анда гүзәл бакча күренде. Бакчада матур чәчәкләр үсә, фонтаннан салкын су ага. Алисәнең монда йөрисе килде, әмма ул ишеккә башын тыга алмады. “Эһ, телескоп кебек кечрәеп булса иде ул!” – дип уйлады кыз.
Алисә өстәл янына килде. Ул башка ишеккә ачкыч, яки кешеләрне кыскарырга өйрәтә торган китап табарга өметләнде. Шул вакытта ул өстәлдә кечкенә савыт тапты. Савытның муенында “ЭЧ МИНЕ” дип язылган иде. Бу Алисәне бик кызыктырды, әмма ул шунда ук савытны алырга ашыкмады. Савытта “агу” дип язылмаган микән дип уйлады ул. Алисә янган, кыргый җанварлар кулына эләккән балалар турында күп хикәяләр укыган иде. Бу балалар дуслары өйрәткән гади кагыйдәләрне онытканнар. Мәсәлән, кайнар кисәү агачын озак тотсаң, пешәсең; әгәр бармагыңны пычак белән тирән итеп киссәң, ул каный. “Агу” дип язылган савыттан да эчәргә ярамый, Алисә моны аңлады.
Әмма бу савытка “агу” дип язылмаган, шуңа Алисә эчте. Эчемлек бик тәмле иде (ул чия бәлеше, йомырка тәбәсе, ананас, кыздырылган күркә һәм майда кыздырылган икмәк тәмнәреннән тора иде).
Слова:
тезләнде – встала на колени
башын тыга алмады – не сумела порсунуть голову
кечрәеп булса иде ул – уметь бы уменьшаться
кешеләрне кыскарырга өйрәтә торган – обучающий людей уменьшаться
савытның муенында – на горлышке сосуда
кызыктырды – заинтересовало
кыргый җанварлар кулына эләккән – попавший в лапы хищникам
кисәү агачы – грячее полено
гади кагыйдәләр – простые правила
эчемлек – напиток
йомырка тәбәсе – яичница
– Нинди гаҗәеп хис! – диде Алисә. – Мин чыннан да телескоп кебек кыскарам! Хәзер аның буе 10 дюйм гына калды. Хәзер ул зур бакчага эләгә ала. Моны аңлагач, кыз сөенде. Әмма башта Алисә берничә минут көтеп торды.
– Ә бәлки мин кечерәйгәннән-кечерәя барырмын да бөтенләй юкка чыгармын! – дип уйлады ул.
Кыз үзгәреш булмаганын аңлады һәм бакчага йөгерде. Әмма ул кечкенә ачкычын өстәлдә калдырды. Алисә аны ала алмый, ул хәзер бик кечкенә.
Мескен кыз идәнгә утырды да елап җибәрде.
– Җитәр, елап, үзеңә булыша алмыйсың! – диде Алисә үз-үзенә.– Хәзер үк туктарга киңәш итәм!
Алисә үз-үзенә бик яхшы киңәшләр бирә. Кайвакыт ул елый да иде. Шулай бервакыт ул үзе белән крокет уйнады һәм, үзен үзе алдалаган өчен, колагын тартты. Бу бала үзен ике кеше итеп күз алдына китерергә ярата иде.
Слова:
Нинди гаҗәеп хис! – Что за прекрасное/удивительное чувство!
телескоп кебек кыскара – сокращается, как телескоп
кечрәйгәнннән-кечрәя барыр – будет уменьшаться и уменьшаться
булмаганын аңлады – поняла, что изменения не случилось
елап җибәрде – заплакала
юкка чыгар – исчезнет
үзгәреш булмаганын аңлады – поняла, что изменений не будет
Хәзер үк туктарга киңәш итәм! – Советую сейчас же прекратить!
үзен үзе алдалаган өчен – за то, что обманула сама себя
– Ә хәзер бу да булышмый, – дип уйлады бичара Алисә. Һәм шул мизгелдә өстәл астында кечкенә пыяла сандык күрде. Ул аны ачты да бик нәни генә бөккән тапты. Аның өстенә йөзем белән “АША МИНЕ!” дип язылган иде.
– Мин моны ашыйм да ачкычны алам, – диде Алисә. Ә кечрәйсәм?.. Кечрәйсәм, ишек астыннан чыгармын һәм барыбер бакчага эләгермен!
Ул бөккәнне капты һәм бик борчылды:
– Ничек, ничек? Үстемме, кечерәйдемме?
Кыз кулын башына куйды – буе үзгәрмәгән иде. Алисә моңа бик гаҗәпләнде. Ул бераз кәефсез дә калды. Алисә янә бөккәнгә тотынды да бик тиздән аны ашап та бетерде.
Слова:
шул мизгелдә – в это мгновение
күз алдына китерергә – представлять
бөккән – пирожок
йөзем – изюм
ишек астынннан чыгармын – выйду из-под двери
буе үзгәрмәгән – рост не изменился
кәефсез калды – опечалилась (кәеф – настроение)
бөккәнгә тотынды – взялась кушать пирожок
***
Ну что ж, теперь проверим, как вы поняли этот отрывок и закрепим лексику. Пройдите небольшой тест и постарайтесь набрать 100%.
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!