Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты татар телен яклау митингына ана теленә битараф булмаган һәр татар чыгарга тиеш дип саный


Пикетка чыккан Батырхан Әгъзамов якшәмбе көнне татар телен яклау митингына ана теленә битараф булмаган һәр татар килергә тиеш дип саный.

Бүген "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Казанның Бауман урамында ялгыз пикетка чыкты. Ул "Татар телен ихтыярига калдырдылар, татар мәктәпләре калмады диярлек, укытучыларны кыскарттылар, хәзер нәрсә көтәргә? Татарстанны юк итүнеме. Иртәгә 15.00да Дан паркында татар телен яклап митинг узачак. Татар үз сүзеңне әйт!" ("Татарский государственный язык сделали добровольным, татарский школ почти не осталось, учителей сократили, что дальше? Ликвидация Татарстана? Завтра в 15:00 в сквере славы (метро пр. Победы) митинг в защиту татарского языка! Татарин скажи свое слово!") дигән шигар тоткан иде.

Әгъзамов сүзләренчә, монда сүз Казан хакимиятенең берничә көн элек рөхсәт иткән татар телен яклау митингы турында бара. Аны Татар иҗтимагый үзәге оештыра. Активист бу митингка үз ана теленә битараф булмаган һәр татар килергә тиеш дип саный.

"Без тел мәсьәләсендә бердәмлегебезне күрсәтергә тиешбез. Өлкәннәрдән тыш, бу чарага яшьләр һәм урта буын вәкилләренең дә килүе мөһим. Безнең оешма республиканың ике дәүләт телен дә мәҗбүри укыту яклы", диде Әгъзамов.

XS
SM
MD
LG