Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда татар телен яклау митингы узачак


Татар телен яклау митингы. Архив фотосы.
Татар телен яклау митингы. Архив фотосы.

Митинг Казанның Җиңү проспекты метросы янындагы Дан бакчасында оештырыла. Казан башкарма комитеты чарага рөхсәт бирде.

Бүген Казанның Дан бакчасында татар телен яклау митингы узачак. Чараны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренә караганда, митинг 21 февральдә билгеләнүче ана телләре көненә һәм "татар телен саклау белән бәйле" мәсьәләләр карауга багышлана.

ТИҮ февральне татар теле өчен көрәш ае дип игълан иткән иде. Зәкиев сүзләренчә, чараларның төп таләбе - Татарстан мәктәпләренә "татар телен дәүләт теле буларак кайтару".​

Кичә "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Батырхан Әгъзамов татар телен яклап Казанның Бауман урамында ялгыз пикетка чыкты. Ул бүген буласы митингка татар теле язмышы өчен битараф булмаган һәр кеше катнашырга тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG