Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиллерсон АКШның Русиягә карата яңа чикләүләр мөмкинлеген белдерде


Рекс Тиллерсон
Рекс Тиллерсон

Америка Кушма Штатлары санкцияләр исемлегенә Русиядән яңа кешеләр кертү мөмкинлеген карый дип белдерде АКШ Дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон.

Бу хакта АКШ дәүләт секретаре CBS News телеканалына биргән интервьюда әйтте.

Алып баручының "конгрессның күпчелек әгъзалары кертергә теләгән чикләүләр ни өчен кертелми" дигән соравына Тиллерсон: "Без инде Русиянең хәрби тауарлар кертүен тыючы адымнар ясадык. Хәзер Русиянең нинди вәкилен өстәмә рәвештә чикләүләргә дучар итеп булуын карыйбыз", диде.

АКШ Дәүләт секретаре шулай ук Русия президенты белән мөнәсәбәтләр турындагы сорауга да җавап бирде. Ул Владимир Путин белән 18 ел дәвамында таныш булуын, ләкин АКШ Дәүләт секретаре вазифасына килгәч хәзер инде вазгыятьнең принципаль рәвештә үзгәрүе турында сөйләде.

"Мин аңа әйттем: "Моннан соң мин Америка халкы исеменнән эш алып барам". Ул моны бик яхшы аңлагандыр дип уйлыйм", диде Тиллерсон.

Элек Exxon Mobil башлыгы буларак, Тиллерсон Русия белән тыгыз элемтәдә торган һәм Владимир Путин тарафыннан 2013 елда Дуслык ордены белән дә бүләкләнгән. Әлеге орден чит ил ватандашына югары бүләк санала. Дәүләт секретаре вазифасына керешкәнче, Тиллерсон Русиядән чикләүләрне алу яклы иде.

30 гыйнвар АКШ финанс министрлыгы Конгресска "Кремль хисабы" дип аталган Путинга якын түрәләр һәм эшмәкәрләр, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны ​тапшырган иде. Хисапта исемнәре телгә алыну әле чикләүләр кертелүне аңлатмый, дип белдерә АКШ финанс министрлыгы. "Кремль хисабында" татарстаннар да бар.

XS
SM
MD
LG