Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ галимәсе татарчага өйрәтүдә тәнкыйтьләнгән методикаларны яклап чыкты


Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

КФУ каршындагы Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова кайбер ата-аналарның татар телен укыту методикасыннан һәм дәреслекләрдән канәгать булмавы белән килешми. Ул бу хакта Татар-Информда узган матбугат очрашуында әйтте.

"Без бу мәсьәлә турында сөйләштек. Мин үзем методист түгел, әмма методист коллегалар белән сөйләшкәч тә һәм галим буларак та шундый фикердә торам: методика ул фән, аны ничек бирү укытучыдан тора. Методика начар дигән әйбер белән мин килешмим, чөнки үзегез дә беләсез, бер сыйныфта шул ук дәрестә утырып, шул ук укытучыны тыңлап бик яхшы өйрәнгән укучы да, бөтенләй өйрәнмәгән укучы да була. Шуңа, монда укытучының үз фәне белән кызыктыра, тиешле дәрәҗәдә бирә белүе һәм икенче яктан баланың да кызыксынуы, аның да татар телен өйрәнү теләге булырга тиеш", диде Йосыпова.

Татар теле дәреслекләрен нигездә КФУ галимнәре эшләп килде. Балалары мәктәптә укучы ата-аналар аларның катлаулы булуы һәм татар теленнән биздерүе турында даими рәвештә зарланып килде. Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгәч, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә башлады. Нәтиҗәдә "Сәлам" дәреслеге чыкты. Ләкин соңгы вакытта аны эшләп бетерүне дә КФУ укытучыларына бирәләр икән дигән сүзләр ишетелә башлады. Йосыпова моны расламады.

"Безгә әлегә рәсми рәвештә ул дәреслекләрне биргәннәре юк. Без алар белән бергә эшләргә каршы түгел түгелен", диде ул.

Шулай ук Йосыпова зур төркем төзеп төрле методикаларның иң яхшы якларын алып заманча дәреслекләр эшләү теләкләре барлыгын әйтте. "Әмма әлегә рәсми мөрәҗәгать булганы юк", дип өстәде Йосыпова.

XS
SM
MD
LG