Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле дәреслеге концепциясен чит телләргә өйрәтү методикасына нигезләдек"


Татар телендәге китаплар
Татар телендәге китаплар

Урыс телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясе әзер. Ата-аналар дәреслекләр камил булмау сәбәпле, балалар татар телен өйрәнә алмый дип саный.

23 декабрь көнне Татарстан дәүләт шурасы утырышында “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин татар телен укыту методикасы турында зарланды. "Кызым 9-нчы сыйнфта укый, берни дә аңламый. Кем яза аны? Урам себерүчеләрме? Миндә шундый хис туа. Урыс теле укытучыларына, аларның китапларына бер сүзем дә юк. Татар телен ничек өйрәтергә?" диде Зиннәтуллин. Мондый зарлануларны еш ишетергә туры килә. 2012 елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре татар теле дәреслекләре хәленә багышланган утырышта татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясау турында килешкән иде. Соңгы елларда дәреслек мәсьәләсе даими күтәрелә.

Быел сентябрь азагында Татарстан китап нәшрияты мәгариф министрлыгы белән берлектә урыс телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә бәйге игълан итте. Беренче урынга КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова җитәкләгән төркем лаек булган. Әлеге концепция эчтәлеге турында Кадрия ханым белән сөйләшеп алдык.

– Кадрия ханым, татар телен укыту өчен дәреслекләр инде бар. Сез эшләгән концепциянең үзенчәлеге нәрсәдә?

Кадрия Фәтхуллова
Кадрия Фәтхуллова

– Без өч автор – мин, икенче лицей-интернат укытучылары Рөстәм Бәхтиев һәм Рашат Якупов концепцияне төзеп тапшырдык. Комиссия алдында җавап тоттык, безгә концепциягә кагылышлы төрле сораулар бирделәр. Комиссиягә мәгариф министрлыгы, фәннәр академиясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре кергән иде. Алар безне җиңүче дип таптылар.

Бу концепциянең эчтәлегенә татар телен укыту методик комплекты үз эченә нәрсәләрне алырга тиешлеген керттек.

Әйе, хәзер дә татар теле дәреслекләре бар, мин үзем дә дәреслекләр авторы, ләкин яңалыгы – чит телләргә өйрәтү методикасын яхшылап өйрәнеп аны яңа концепциягә кертүдә. Бу икенче лицей укытучылары инглиз телен яхшы өйрәнгән егетләр һәм халыкара тел компетенцияләре нигезендә, телләрне өйрәнүнең халыкара дәрәҗәләре билгеләнгән. Мисал өчен А, В, С дәрәҗәсе бар. А дәрәҗәсен алганда, укучы үзләштергән материалны гына белергә тиеш. Күп кешеләр, шул исәптән белгечләр әйтүенчә дә, бүгенге дәреслекләр, алар А дәрәҗәсен генә түгел, ә артык күп материалны үз эченә ала.

Кеше нинди генә телне өйрәнсә дә, ул А дәрәҗәсендә икән, ул шулкадәр теманы белергә һәм халыкара тест тапшырырга тиеш. Телләрне өйрәнү өлкәсендә халыкара стандартлар шуны истә тотып булдырылган. Без дә инглиз телен, башка чит телләргә өйрәтү дәреслекләрен яңадан карап чыктык һәм шуларга нигезләнеп дәреслекләрне үзгәртүне кирәк дип саныйбыз. Әлбәттә инде татар мохитын, менталитетын саклап.

– Димәк, сез язган концепция нигезендә дәреслек чыга калса, инде ата-аналар, балалар берни аңлашылмый дип зарланмас дип ышанып буламы?

– Бу бик индивидуаль процесс. Бөтен балага да тел өйрәнү җиңел генә бирелми, ләкин ничек кенә булса да, дәреслек шушы сыйныф укучылары өчен аңлаешлы булырга тиеш. Урыс баласы татар телен өйрәнгәндә биремнәр башлангыч сыйныфта татар һәм урыс телләрендә бирелергә мәҗбүр һәм аңа әти-әнисе ярдәме дә кирәк. Беренче сыйныфта ике сүздән торган сүзләр әйтелә инде. “Бу нәрсә?” – “Бу китап”, “Бу кем?" – “Бу – Алсу”.

Дәреслекне тәнкыйтьлиләр тәнкыйтьләвен, монда бит әле укытучының укыта белүеннән дә күп әйбер тора. Укытучы эшли аламы, бөтен методик яктан әзерлеклеме, куелган максатка ирешә аламы? Әгәр укытучы шул дәреслектән дөрес файдалана, ничек сорау бирергә, ничек җавап кайтарырга икәнен аңлата икән, димәк бала телне үзләштерә.

Әлбәттә бу глобаль концепция түгел, әмма бу проблеманы хәл итүгә бер караш. Без акча өчен дип тә катнашмадык. Бүгенге көндә шундый проблема бар икән, шул сорауларга җавап эзләдек.

Гомумән укыту-методик комплекты ул үз эченә бик күп әйберне ала. Авторлык програмы, укытучылар өчен методик кулланма, эш дәфтәре, электрон дәреслек, ягъни бик күп компонентлар булырга тиеш. Концепциядә һәрбер шул компонент яктыртылган. Без аны яклау барышында шулай дип аңлаттык.

XS
SM
MD
LG