Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаһинур Мостафин Мамадышта Тукай бүләгенә тәкъдим ителде


Шаһинур Мостафин туганнары белән
Шаһинур Мостафин туганнары белән

Шушы көннәрдә җитмеш яшен тутырган Шаһинур Мостафинның туган ягында, Мамадышта аның иҗат кичәсе узды. Аңа Тукай бүләген бирү тәкъдиме дә хупланды.

Чара 17 февраль көнне Мамадыш районы һәм Татарстан язучылар берлеге җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм төрле төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында узды.

Сәхнә тамашаларында Мамадыш районы Арташ авылында туган Шаһинур Мостафинның күпсанлы иҗат әсәрләре, шигырь-поэмалары, нәсер-парчалары, әдәби-документаль кыйссалары һәм тарихи-публицистик язмалары өчен Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур, Башкортстанның Мәҗит Гафури, Удмуртиянең Риза Шәфи исемендәге премияләренә, башка бүләкләргә һәм исемнәргә лаек шәхес булуын бәян иттеләр.

Шаһинур Мостафин әсәрләреннән һәм бүләкләреннән күргәзмә
Шаһинур Мостафин әсәрләреннән һәм бүләкләреннән күргәзмә

Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев якташы һәм сыйныфташы Шаһинур Мостафинның эзтабар буларак эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган әсәрләрендә татар халкының бөеклеге ачылуын ассызыклады.

Шулай ук Тукай премисе лауреаты, "Мәдәни Җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов Шаһинур Мостафинның архивларда көне-төне утырып, сугыш юлларын буйлап, моңа кадәр батырлыклары халыкка билгеле булмаган 478 каһарманны эзләп табуын, алар хакында йөзләгән тарихи-документаль язмалар чыгарып халыкка җиткерүен бик зур хезмәт дип бәяләде.

Мостафинның "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" дигән китабы 2017 елда "Елның иң укылышлы китабы" бәйгесендә җиңеп чыкты.

Шаһинур Мостафин
Шаһинур Мостафин

Кичә барышында сәхнәгә Мамадыш районы "Арташ" күмәк хуҗалыгының элекке рәисе, хәзер Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Мамадыш бүлеге җитәкчесе булган Хәлим Сәләхов: "Бүген Шаһинур абый Мостафин иҗатына бар Татарстан күләмендә зур бәя бирелде. Мин Тукай бүләген моңарчы кемнәргә һәм нинди шартларда бирелүенә тукталып тормыйм. Әмма бүгенге көнгә башкарган иҗаты һәм кулга тотып күрсәтерлек хезмәте булган Шаһинур Мостафин Тукай бүләгенә иң лаеклы шәхес", дип белдерде.

Көтелмәгән әлеге тәкъдимне барлык катнашучылар да көчле алкышлар белән каршы алды. Әлбәттә, әлеге тәкъдимне язучылар ничегрәк кабул иткәндер, алга таба ул нинди үсеш-юнәлеш алыр, анысын киләчәк күрсәтердер.

Бик дәрәҗәле булган Тукай бүләгенә лауреатларны күрсәтү элегрәк зурлап, җәмәгатчелек һәм матбугат чаралары катнашында уздырыла иде. Бүгенге сәясәт шаукымы нәтиҗәсендәме, намзәтләрне күрсәтү, раслау чаралары беркадәр ярым яшерен төс, серлелек ала башлады сыман.

2018 елга әдәби уңышларга ирешүчеләрне барлау, аларны Тукай бүләгенә тәкъдим итү чаралары инде гөрләп бара икән. 2017 елның 6 декабрендә Чаллы язучылары Айдар Хәлимне быелгы Тукай бүләгенә лаеклы шәхес дип күрсәтә һәм бертавыштан раслый. Әдипнең "Тилергән сирень", "Шушы кырлар, шушы тугайларда" дигән шигырь җыентыклары, "Заман, шәхес, язмыш", "Татар солдаты" әсәрләре Тукай бүләгенә лаек дип табыла.

2018 елның 25 гыйнварында Казанда 24 кешедән торган Татарстан язучылар берлеге идарәсе утырышы уза. Анда идарә исеменнән Тукай бүләгенә намзәтләр күрсәтү мәсьәләсе күтәрелә. Катнашучылар Чаллы язучылары "лаеклы шәхес" дип күрсәткән Айдар Хәлимне, аның иҗатын нык тәнкыйтлиләр. Аеруча Рейхстагка җиңү байрагын элгән Гази Заһитовка багышланган әсәре идарәнең кайбер әгъзаларында "уңышсыз, лаеклы китап түгел дигән фикер тудырган.

Күптән түгел Казан хастаханәсендә операция кичергән Айдар Хәлим әйтүенчә, идарә утырышында тугыз кеше аның иҗатын яклап чыгыш ясаган. Шулай да Татарстан язучылар берлеге идарәсе үз утырышында Тукай бүләгенә намзәт итеп Айдар Хәлимне түгел, Камил Кәримовны күрсәтә.

Тукай бүләгенә намзәтләр күрсәтү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG