Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйлә Фазлыева Татарстан вице-премьеры итеп расланды


Ләйлә Фазлыева
Ләйлә Фазлыева

20 февральдә Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында депутатлар республика президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны Татарстан хөкүмәте вице-премьеры вазифасына раслады.

Фазлыева сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәләр белән шөгыльләнәчәк диелә.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов тугызынчы вице-премьер булдыру турында фәрман имзалаган иде.

Ләйлә Фазлыева 1975 елгы, Кыргызстанда туган. Казан дәүләт университетында филолог белгечлегенә укыган. Ул Казан мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, мөдире булып эшләде, Совет районы башлыгы урынбасары, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булды.

2014 елның октябрендә Татарстан президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән иде.

Азатлык укучыларына Ләйлә Фазлыева 30 август – Татарстанның Дәүләт суверенитеты декларациясе кабул ителгән көн турында: "Бу – мәдәни чара. Бәйрәмне сәясиләштерүнең кирәге юк", дип әйтүе белән дә таныш.

XS
SM
MD
LG