Accessibility links

Артем Хохорин: "Яңа татар зиратын җимерүчеләрнең кем икәнен беләбез, дәлилли алмыйбыз"


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы утырышында Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерү җинаяте ачылмаганнар рәтендә тора дип белдерде.

"Безнең мәгълүматка караганда, җинаятьне кем кылганын беләбез, ләкин эш тикшерү комитетында һәм әлеге затларның җинаять кылуга катнашын дәлилләп булмады. Эш ачылмаганнар рәтендә тора", диде Хохорин депутат Разил Вәлиев соравына җавап итеп.

Моннан тыш Вәлиев югалган имам Сөләйман Зарипов турында берәр хәбәр юкмы дип тә сораган иде. Министр әлеге эш тә тикшерү комитетына тапшырылган, берни дә әйтә алмыйм диде.

2016 елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын аударганнар һәм җимергәннәр иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

Бераздан әлеге зиратта 123 кабер ташын җимерүдә гаепләнүче 24 яшьлек Ростислав Малаховның тоткарлануы билгеле булды. Ләкин ул үзенең гаепсез булуын белдереп, әлеге каберләрдә җирләнгәннәрнең туганнарына мөрәҗәгать итте.

Миңнеханов Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларындагы каберлекләрне җимерүчеләр һаман табылмаган дип Хохорин катнашлыгындагы җыелышларда даими әйтеп килә. Ул Татарстан эчке эшләр министрлыгына эзләү эшен көчәйтергә кушты.

XS
SM
MD
LG