Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Таҗетдинов: "Татар милләтен бетереп булмый"


Ринат Таҗетдинов: "Татар милләтен бетереп булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

19 февраль Камал театрында Татарстан һәм Русиянең халык артисты Ринат Тәҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантана алдыннан мәшһүр артист Азатлыкка татар теле тирәсендәге вазгыятькә борчылуын белдерде.

Ярты гасырдан артык сәхнә тоткан, халык яраткан артист Ринат Таҗетдинов үзенең 80 яшьлегенә багышланган тантана алдыннан Азатлык белән сөйләшүдә татар теленә булган басымга, мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга борчылуын белдерде.

Мәктәпләрдә телне укытуны ике сәгатькә калдыру татар халкы өчен зур фаҗига

"Без моның өчен бик нык борчылып яшибез. Мәктәпләрдә телне укытуны ике сәгатькә калдыру татар халкы өчен зур фаҗига. Урыс телен без барыбыз да беләбез, аны белмәгән кеше юк, ләкин бит дөнья төрле милләтләр булганда матур.

Татар милләтен бетереп булмый. Ничек кенә тырышсалар да, татар милләте бетми! Чөнки безнең татарларыбыз бөтен дөнья буйлап таралган", диде Ринат әфәнде.

Тантанада тамашачы Таҗетдиновның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 29 яшендә лаек булуын, Татарстанда бердәнбер "Алтын битлек"кә ия актер икәнен дә белде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ринат әфәндегә Дуслык орденын тапшырды.

Юбилей кичәсе интервью рәвешендә башланып китте. Театрның яшь артисты Ришат Әхмәдуллин Ринат Таҗетдинов белән ачыктан-ачык әңгәмә корып, иҗади уңышларга ирешүнең серләрен сорашып, сораулар биреп тормыш һәм иҗат юлының нинди булуын ачыклады.

Театр артисты булырмын дип уйламаган идем, җырчы булырга хыялландым

"Мин Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында крестьян гаиләсендә тудым. Авылымны бик нык сагынам. Безнең авылда һәрбер гаиләнең кушаматы бар иде. Без Таҗетдиновлар булганга безне "тәҗүкләр" дип йөртә иделәр. Мин үскәндә Илһам Шакиров җырларына гашыйк булмаган яшьләр булмагандыр. Мин дә җырларга ярата идем, театр артисты булырмын дип уйламаган идем, җырчы булырга хыялландым", дип сөйләде сәхнәдән Ринат Таҗетдинов.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов: "Әгәр миннән, сафлык, намус, мәхәббәт иясе, талант нинди була ул дип сорасалар, мин һичшиксез Ринат абыйга карагыз да, шул төшенчәләрне аңарда табарсыз дияр идем", диде.

* * * ​

Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында ачылган татар студиясен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1989-2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе була. Сәхнәдә 40тан артык роль башкара.

XS
SM
MD
LG