Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Садри Максудины искә алу чарасы уза


Садри Максуди һәйкәле янында, 21 февраль, 2018 ел
Садри Максуди һәйкәле янында, 21 февраль, 2018 ел

21 февраль Казанның Истанбул паркында танылган җәмәгать эшлеклесе Садри Максудиның вафатына 140 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узачак.

"Максудиның вафат булу көнендә аның һәйкәленә чәчәк салып, бөек шәхесебезне искә алу чарасы була. Милләт рухы булган аталарны кайтарырга вакыт татарга!" диелә оештыручыларның чакыруында.

Чара көндезге сәгать беренче яртыда башлана. Истанбул паркы Казанның Әбсәламов һәм Сибгат Хәким урамнары чатында урнашкан. Чараны "Азатлык" татар яшьләре берлеге уздыра.

Садри Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе ул. Максуди Русиянең икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана, Идел-Урал штаты рәисе була.

Садри Максудига Казанда һәйкәл 2016 елның декабрендә ачылды. Аны ачканда Төкрия премьер-министры Бинали Йылдырым да катнашты.

XS
SM
MD
LG