Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саба башлыгы абыстайларны һәм табибларны бала табуны пропагандаларга чакырды


Рәис Миңнеханов
Рәис Миңнеханов

Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов абыстайларны һәм табибларны бала таптырмау чараларын кулланмау, йөклелекне өздермәү идеяләрен пропагандаларга чакырды.

Балаларның аз тууын Рәис Миңнеханов районның төп проблемнарының берсе дип атады. Бу хакта ул Саба районының социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган район шурасы җыелышында әйтте дип яза Дәүләт шурасы матбугат хезмәте.

"Соңгы биш елда туучы балалар саны 103кә кимегән. Бу бик күп. Яңа кертелгән пособиеләр әлеге вазгыятьне төзәтер дип өметләнәм. Дин тотучы хатын-кызларыбызны – абыстайларны, медицина оешмалары хезмәткәрләрен балага узмау чараларын кулланмау, йөклелекне өзмәү идеяләрен пропагандаларга чакырам", диде Рәис Миңнеханов.

Җыелышта республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Русиядә туучылар санының кимүе соңгы 10 елда рекордлы дәрәҗәгә җитте. 2017 елда Русиядә туучылар саны 10,7 процентка кимегән. Узган ел туган балалар саны 2007 елдан бирле иң түбән күрсәткеч санала.

XS
SM
MD
LG