Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча районының балалар агуланган Казанбаш авылы мәктәбе мөдире эшеннән китте


Казанбаш мәктәбе ашханәсе
Казанбаш мәктәбе ашханәсе

Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә прокуратура балалар агулануны тикшерүен тәмамлаган. Мәктәп мөдире үз теләге белән эштән киткән, Арча районы мәгариф идарәсе башлыгына шелтә белдерелгән, мәктәп ашханәсе бер айга ябылган.

Прокуратура шулай ук Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә ачыкланган хилафлыкларны төзәтергә һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга кушкан.

Мәктәп ашханәсе 30 тәүлеккә ябылган дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Казанбаш мәктәбе мөдире, хуҗалык эшләре мөдире, пешерүчегә һәм ашханәнең тагын бер хезмәткәренә карата административ канун бозу турында беркетмә төзелгән. Пешерүче һәм хуҗалык эшләре мөдиренә 5 мең сум, азык-төлек бүлеге хезмәткәренә 1 мең сум штраф салынган.

10-11 февраль Казанбаш мәктәбендә укыган 36 бала агулануда шикләнелеп Республика инфекция хастаханәсенә салынды. Агуланучыларда норовирус инфекциясе булуы ачыкланды.

13 февраль Казанбаш мәктәбе мөдире, 40 яшьлек Айдар Сафиуллин, ә 14 февраль мәктәпкә азык-төлек ташучы оешма җитәкчесе тоткарланды. Соңрак алар иреккә чыгарылды.

Мәктәп ашханәсендә бик күп кагыйдә бозулар булганлыгы ачыкланды. Ашханә пешерүчесенең авырган килеш, дәваланмыйча эшен дәвам итүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG