Accessibility links

"Мински мәчетендә Төркия премьеры булып китте, Татарстаннан килүче юк"


Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Мински мәчетенә килгәч
Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Мински мәчетенә килгәч

Минскида борынгы татар мәчете урынына төзелгән яңа мәчеттә Төркия вәкиллеге булып китте. Беларус мөфтие Әбүбәкер Шабанович Татарстаннан килүчеләр һәм кызыксынучылар булмауны әйтә.

Узган атна Минскида борынгы татар мәчете урынына төзелгән яңа гыйбадәт йортында зур вәкиллек белән Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым булып китте. Ул Беларуска дәүләт эшләре белән килде һәм бер уңайдан җәмигъ мәчеткә дә кереп чыкты. Беларус мөселман дини җәмгыяте җитәкчесе, мөфти Әбүбәкер Шабанович сүзләренчә, Татарстан җитәкчеләре Минскига килгәч мәчеткә керүне кирәк санамый.

Бинали Йылдырым (с) һәм Әбүбәкер Шабанович
Бинали Йылдырым (с) һәм Әбүбәкер Шабанович

"Төркия премьер-министры Бинали Йылдырымның Беларуска дәүләтара хезмәттәшлек турында килешүләр төзү өчен килде. Һава аланыннан ук алар беренче булып мәчеткә намаз укырга килделәр. Ул башкалар белән беррәттән тәһарәт алып намаз укыды. Беренче тапкыр гына килү сәбәпле аңа Беларустагы ислам тарихы кызык иде, мәчет турында сорашты. Мин барысын да сөйләдем.

Төркия безгә мәчетне төзеп бетерергә булышты. Бу сер түгел. Мәчеттә моны белгертүче истәлек тактасы да бар. Анда аларга рәхмәт сүзләре язылган. Мәчетнең рәсми ачылышына Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. Беларус президенты Лукашенко да булды. Ә Татарстаннан җитәкчеләр килмәде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары гына бар иде", ди ул.

Беларуста татарлар төзеткән мәчет
Беларуста татарлар төзеткән мәчет

Билгеле булганча, Мински хакимиятләре мәчет төзелеше өчен җирне 1992 елда бүлеп бирә, 1997 илдә аңа нигез ташы салына. Гыйбадәт йортын салу эше 2004 елда гына башлана һәм 2010 елда акча җитмәү аркасында туктап кала. Төркия финанс ярдәме белән мәчет төзелеше яңартыла һәм тулысынча төзелеп бетә.

"Төркия безгә булышты, хәзер мәчетне яшәтү, анда укулар, чаралар оештыру инде безнең эшебез һәм бурычыбыз. Алар: "Ниндидер ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итегез", дип әйттеләр. Моның өчен мин аларга рәхмәтлемен.

Безнең Татарстан кебек тарихи ватаныбыз бар бит әле. Татар мәдәниятен торгызу өчен ниндидер өлеш кертсеннәр иде инде. Әгәр булдыра алсалар әлбәттә. Ә алар килмиләр, дәшмиләр, кызыксынмыйлар. Чит илдән премьер-министр мөһим дәүләт эшләре белән килеп мәчеткә керергә вакыт таба бит. Ул бит әле үзе генә түгел, алар Беларуска 70тән артык кеше килде. Ярты сәгать вакытын кызганмадылар.

Минскида 2016 елны ачылган мәчет
Минскида 2016 елны ачылган мәчет

Ә безнең Татарстандагы милләттәшләребез мәчеткә килергә оялалар яки инде теләкләре юк. Намаз укымасалар да, татар-мөселманнар тормышы белән кызыксынып карап кына китсәләр дә күңел булыр иде. Аларга күрәсең татар дөньясы ярдәменнән башка гына 620 ел Беларуста яшәгән һәм яшәүче татарлар тормышы, аларның сакланып калуы кызык түгел.

Татарстаннан күп кенә дәүләт вәкилләре, икътисад белән бәйле түрәләр килә. Беларуста "Татарстан сәүдә йорты", "Татнефть" оешмасы вәкилләре да бар. Мин аларны күргәнем дә ишеткәнем дә юк.

Әлбәттә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез, мөнәсәбәтләребез әйбәт. Ә менә тарихи ватаныбыз мондагы асаба халыкка, мәчеткә битараф. Мин моны шулай дип бәялим. Беркем дә беркемне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә алмый. Ярар шулай кирәк дип саныйлардыр", дип үпкәсен белдерде Шабанович.

Мәчет Минскида татарлар тарафыннан 1902 елда төзелгән һәм 1962 елда җимерелгән. Яңа мәчет элеккесеннән 4,5 тапкырга зурайтып эшләнгән. Анда хәзер 1,5 мең кеше сыя. Бу җир барлыгы 2,5 гектарны тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG