Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль Сталин депортациясе корбаннарын искә алдылар


Казанда чечен һәм ингуш депортациясен искә алу пикеты. 23 февраль, 2014 ел.

23 февраль - ингуш һәм чечен халкы өчен матәм көне. Ингушетия Сталин депортациясе көнен матәм чаралары белән уздыра. Чечняда исә бу көн рәсми рәвештә инде бишенче ел билгеләнми, ләкин шулай да респбулика башлыгы Рамзан Кадыров үзенең телеграм каналында Сталинны каргап пост чыгарды.

Ингушетиянең барлык мәчетләрендә җомга намазында 1944 елгы депортация корбаннарына догалар кылу узган. Республикада шулай ук истәлек чаралары да оештырыла. Ингушлар Русиянең башка төбәкләрендә әлеге көнгә багышлап чаралар уздыра.

Матәм митингы Дагыстанда да үткәрелә.

Моннан тыш, чеченнар Франциянең берничә шәһәрендә корбаннарны искә алырга җыелачак.

Чаралар Һаага, Берлин, Вена, Стокһольм, Һелсинки, Тифлис, Истанбул һәм Нью-Йоркта да булачак дип белдерелә.

Чечня бу көнне депортация корбаннарын рәсми дәрәҗәдә искә алмый. Шулай да Чечня президенты Рамзан Кадыров үзенең телеграм каналында "бер генә сугышны да Иосиф Сталин репрессияләре белән чагыштырып булмый", дип язды. "Дөньяда бер тәүлек эчендә туган җирләреннән үлемгә җибәрү, тулы бер халыкларны әкренләп бетүгә җибәрү очраклары күп түгел. 1944 елның 23 февралендә Сталин моны эшләде. Безне җирдән, туган йортлардан, йөзләгән еллар җыйган байлыгыбыздан мәхрүм иттеләр, мал вагоннарына төяделәр һәм Алтай тауларына, Казакъстан далаларына, кургаш, цинк һәм уран рудникларына илтеп ташладылар. Ярты халык ачылктан, салкыннан һәм эпидемияләрдән үлеп калды", ди Кадыров.

Хәзер исә, аның фикеренчә, "Русиядә һәр халыкка реаль хокуклар һәм ирек гарантияләнә".

Чечняда депортация көне 23 февральдә рәсми рәвештә инде бишенче ел билгеләнми. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров фикеренчә, чечен халкы тарихындагы мондый кайгылы көннәр Русиянең дәүләт бәйрәмнәре белән туры килмәскә тиеш.

Кадыров 23 февральдә уза торган Истәлек һәм кайгы көнен үзенең әтисе, Чечняның элекке президенты Әхмәт Кадыровның үлгән көненә – 10 майга күчерде. Моңа каршы булган "Кавказ халыклары ассамблеясы" президенты Руслан Кутаев 2014 елны наркотик саклауда гаепләнеп дүрт елга төрмәгә хөкем ителде.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән елларны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG