Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатарларның милли каһарманы Номан Челебиджиханны искә алдылар


Номан Челебиджиханны искә алу чарасында катнашучылар
Номан Челебиджиханны искә алу чарасында катнашучылар

Оештыручылар "кырымтатар тарихындагы әһәмияткә ия вакыйгаларны башка халыкларга җиткерү кирәк" дип әйтә.

23 февраль Украина башкаласы Киевта кырымтатарларның рухи һәм сәяси җитәкчесе, кырымтатар гимны авторы Номан Челебиджиханны искә алу чарасы үтте. Челебиджихан 1918 елның 23 февралендә вәхшиләрчә җәзалап үтерелә.

Киевтагы чарага кырымтатарлар лидеры Мостафа Җәмилев, Милли мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеров һәм башка кырымтатарлар да килгән иде, дип яза Крым.Реалии.

"Безгә тарихыбызны онытырга ярамый. Аннан да кала, кырымтатар тарихындагы әһәмияткә ия вакыйгаларны башка халыклар да белсә, әйбәт булыр иде. Нәкъ менә шул максат белән бүгенге чара үтте дә инде", дип белдерде Q-Hub проектлар-мәгариф платформасы башлыгы Муслим Умероглы. Ул – Киевта Номан Челебиджиханны искә алу кичәсен оештыручыларның берсе иде.

22 февраль Украинадагы Ичня шәһәренең вокзал бинасында тантаналы рәвештә Челебиджиханга истәлек тактасы ачылган иде.

Кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан – большевиклар терроры корбаны. Аны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмәсендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар.

Кырымтатарларның милли гимны Челебиджиханның "Ант иткәнмен" шигыренә язылган.

XS
SM
MD
LG