Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: “Реестрга кертелгәнче көмешкә музее музей түгел”


"Иман" үзәге Казанда көмешкә куу музеена каршылык белдереп мөрәҗәгать юллаган иде. Мэрия җавабында "ачабыз", "ачмыйбыз" йә булмаса "тикшерербез" дигән сүзләр юк.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов башкалада көмешкә куу музее ачарга җыенуга "Иман" үзәге ризасызлыгына карата: "Татарстандагы музейлар реестры исемлегенә кертелгәнгә кадәр көмешкә куу музее музей булып саналмый" дип белдерә.

Әлеге хатны Фәттахов 19 февраль имзалаган. Хат почта белән "Иман" ислам мәдәнияте үзәгенә 23 февраль килеп җиткән. Хатта Казанда дүләт, муниципаль һәм шәхси музейларның канун кысаларында гына ачыла алулары турында әйтелә һәм ул таләпләр санала. Бүген шәһәр карамагында алты музейның эшләве белдерелә.

"Иман" үзәге Казанда көмешкә кайнату музее ачуга каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шәһәр үзәгендә исерткеч эчемлекләр эчүне популярлаштыру ни өчен кирәк дип белдерде үзәк вәкилләре. Әлеге музей Казанның Бауман урамында февральдә ачылырга тиеш дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG