Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Борис Немцовны искә алдылар


Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы
Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы

Мәскәүдә, Петербурда, Русиянең 20дән артык шәһәрендә өч ел элек атып үтерелгән оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны искә алу чаралары үтә.

25 февраль Казанда өч ел элек Мәскәүдә атып үтерелгән оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны искә алдылар. "Крылья Советов" паркында сәгатьтән артык дәвам иткән чарага 70ләп кеше килгән, кулларында Немцов портретлары, "Борись" дип язылган кара шарлар иде дип яза “Idel.Реалии”.

Бу митингны Русия президентына намзәт Ксения Собчакның Татарстандагы штабы, "Ачык Русия" әгъзасы Эльза Нисанбекова оештыра. Чарада ПАРНАСның республикадагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов һәм башка активистлар чыгыш ясый.

Немцовны искә алу, аны үтерүне оештыруның башында торучыны эзләүдә нәтиҗәсез эшләгән тикшерү органнарына ышанычсызлык белдерү, Мәскәүдә Немцов атып үтерелгән күпергә аның исемен бирү инициативасын хуплау – әлеге чараның максаты дип белдерелә.

Мәскәүдә, Петербурда, Русиянең 20дән артык шәһәрендә Немцовны искә алу чаралары үтә.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде. 2017 елның июлендә үтерүгә ялланган Чечняның биш кешесенә төрмә җәзасы бирелде.

XS
SM
MD
LG