Моннан тыш, Дадаевның һәм 14 елга хөкем ителгән Тамерлан Эскерхановның барлык хәрби дәрәҗәләрен һәм орденнарын кире алалар.
Шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Бахаев 11 еллык җәза алды.
Барлык гаепләнелүчеләрне штраф түләргә дә мәҗбүр итәләр.
Чәршәмбе прокурор Дадаевка гомерлек төрмә җәзасы бирүне сораган иде.
Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов 2015 елның февраль ахырында Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелде.
Җинаять эше мәхкәмәдә 2016 елның 2 октябрендә карала башлады. 26 июньдә җәмәгать утырышчылары хөкем ителүчеләрне гаепле дип таныды.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Немцовны үтерергә Руслан Мухудинов кушкан. Аңа карата аерым җинаять эше ачылган. 2015 елдан бирле Мухудинов халыкара эзләүдә.