Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Борис Немцовны искә алу чарасы узды


Чарадан күренеш

25 февраль Уфаның Затон бистәсендәге "Дулкын" паркында Борис Немцовны искә алу чарасы узды.

Оештыручылар чараны Спорт сарае каршындагы мәйданда уздырырга җыенса да, аларга үзәктә урын бирелмәде. Шул ук вакытта Спорт сарае каршындагы мәйданда бу көнне башка чаралар узмады. Оештыручылар чарада 100гә якын кеше катнашачагын ышандырсалар да, чынлыкта килүчеләр саны 50дән артмады. Пикетчылар Борис Немцов рәсемнәре һәм сүзләре язылган шигарләр тотып тордылар.

Пикетта берничә кеше чыгыш та ясады. “Ачык Русия” хәрәкәте әгъзасы Зөлфия Гайсина чараны оештыру максаты турында сөйләде.

Зөлфия Гайсина
Зөлфия Гайсина

“Бүген барлык Русиядә Борис Немцовны искә алу чаралары уза. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта марш, кайбер шәһәрләрдә урам җыеннары уза. Без исә пикет үткәрергә булдык. Борис Немцовны Русиядә яхшы беләләр, либерал җәмәгатьчелек аның истәлегенә чаралар уздыра. Хакимият өч ел элек булып узган җинаятьне тиешле дәрәҗәдә тикшертергә теләми. Үтертү заказчылары һаман да булса табылмаган. Хакимият Немцовсыз калуыбыз өчен җаваплылык тотмый.

Немцов булган очракта, ул бүген Русия президенты сайлауларында иң төп намзәтләрнең берсе булыр иде. Бүген без Борис Немцовның либерал көчләр өчен аксиома булып яңгырый торган сүзләре язылган шигарләр белән килдек: “Хакыйкать дөреслектә, ә дөреслек безнең белән”, “Без беркайчан да хакыйкатьне әйтми калмаячакбыз. Алар бездән курка, ә без алардан юк!” “Лидерда кешелек кыйммәтләре өстенлек итәргә тиеш. Ул гадел кеше булырга тиеш”, “Русиянең хакимият коридорлары җилләтүгә мохтаҗ”,”Русия ирекле булсын өчен мин барсын да эшләргә тиеш”. Бу сүзләр барыбыз өчен дә байрак булырлык”, диде “Ачык Русия” хәрәкәте әгъзасы Зөлфия Гайсина.

Пикетта һәр каршылык чарасында диярлек чыгыш ясаучы Радик Рәхмәтуллин да җыелучыларга фикерләрен җиткерде.

Радик Рәхмәтуллин
Радик Рәхмәтуллин

“Өч ел элек февраль аенда хакимияттән курыкмый, ил башларының күзенә бәреп әйтә ала торган Борис Немцов үтерелде. Без зур сәясәтчене югалттык. Менә инде 20 ел ил бер урында таптана. Хәтта 20 ел буе уңай реформалар ясаган кеше булса да, ул да ике дистә ел урынында утырырга оялыр иде. Илдәге бердәнбер реформалар – көч структураларын үзгәртүгә кагыла. Ә алар хакимиятне халыктан яклар өчен кирәк. Мин илле елга кадәр мәхкәмәдә судья, шулай ук, прокуратура, адвокатлык эшләрен башкардым. Биш ел депутат булдым. Узган елның җәендә Черниковка бистәсендәге бер каршылык чарасында хакимияткә каршы чыгыш ясаган идем. Шуннан соң мине Америка дәүләт департаментына хезмәт итүче дип атадылар. Мин 50 ел үземнең ул департаментка эшләгәнемне белми йөргәнмен. Иң кызыгы – мин аларга бушлай хезмәт иткәнмен. Алар моны искә алып, соңлап булса да түләргә тиештер”, дип шаяртты хокук яклаучы Радик Рәхмәтуллин.

Башкорт оешмасы егетләре. Уртада Фаил Алчынов
Башкорт оешмасы егетләре. Уртада Фаил Алчынов

Чарада башкорт яшьләренең “Башкорт” оешмасы әгъзалары да катнашты. Оешма рәисе Фаил Алчынов Азатлыкка чарага теләктәшлек белдереп килүләрен әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә сүз иреге юк, дөресен әйтүчеләр эзәрлекләнүгә дучар була. Фаил Алчынов үзенә ике ел элек ачылган җинаять эшенең һаман ябылмавын, ниндидер каршылык чарасы башланыр чак җитсә шул узган эшкә сорау алыр өчен йортыннан һәрдаим алып китеп торуларын да әйтте.

Күмәк фото
Күмәк фото

Өч сәгать узарга тиешле чара, көн суык булу сәбәпле, бер сәгать эчендә тәмамланды. Суыкка түземле бер өлеш җәмәгатьчелек парктагы БТР янында фотога төшү белән таралырга ашыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG