Яңа фәрманнарның төгәл эчтәлеге билгеле түгел дип яза РБК үз чыганакларына таянып. Конкрет тәкъдимнәрне Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында 1 мартта әйтәчәк дип сөйләгән чыганакларның берсе.
Шул ук вакытта Русия хөкүмәте 2012 елгы "май фәрманнарының" үтәлеше турында әлегәчә тулы хисап ясамады. Соңгы хисапта президент йөкләмәләре 76 процентка үтәлгән диелгән иде. Путин үзе исә декабрьдәге матбугат очрашуында фәрманнар 94 процентка үтәлде диде. Әмма "хәл ителмәгән мәсьәләләр башкарылган эшләргә караганда күбрәк" дип өстәде.
2012 елның маенда Путин чираттагы тапкыр Русия президенты вазифасына керешкәндә хөкүмәткә йөкләмәләр белән 11 документ имзалаган иде. Алар "май фәрманнары" дип атала башлады. Йөкләмәләр русияләрнең яшәеш дәрәҗәсен күтәрүгә, шул исәптән табибларның, укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга, икътисад, социаль, саклану сәясәтенә юнәлдерелгән иде.