Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштырырга теләгән Чаллы егете Марат Сәйфетдиновны прокуратура һәм тикшерү комитетлары армиядән качуда гаепләп, күп тапкыр мәхкәмәләргә бирә. Берничә ел тартышудан соң Югары мәхкәмә ниһаять егетне аклау карары чыгара. Азатлык Маратның үз хокуклары өчен көрәшү тарихын тәкъдим итә.

1 марттан Русия хәрби комиссариатларында медицина комиссияләре эшли башлый. Чаллыдан 22 яшьлек студент Марат Сәйфетдинов берничә ел дәвамында әлеге комиссияләр белән тарткалашып, дөреслекне дәгъвалый. Аңа Русия җинаятьләр кодексының 328нче маддәсе, беренче бүлеге нигезендә хәрби хезмәттән читләшү гаебе белдерелә. Аның хәрби хезмәткә чакырылу тарихы 2014 елда башлана. Ул елда аңа 18 яшь тула.

Марат Сәйфетдинов Азатлыкка әйтүенчә, ул беркайчан да хәрби хезмәттән читләшеп йөрмәгән. 2014 елда язгы чакырылыш барышында аны да повестка белән медицина күзәтүе узарга чакыралар.

Табиб мине хәрби хезмәткә яраксыз дип табачакларына ышанды

"Шушы беренче медицина тикшерүе барышында ук табиблар йөрәктә хәрби хезмәткә ярамаслык проблемнар булуын ачыклады. Ләкин ул вакытта ук йөрәк авыруын исәпкә алмыйча, мине авырлык җитмәү сәбәпле дип, армиягә алуны кичектереп тордылар. Чаллының 5нче хастаханәсе кардиологы Людмила Лелек аритмологлар тикшерүе нәтиҗәләренә нигезләнеп, мине хәрби хезмәткә яраксыз дип табачакларына ышанды", ди ул.

Марат җибәргән мөрәҗәгатьләр
Марат җибәргән мөрәҗәгатьләр

Аның сөйләвенчә, төп вакыйгалар 2014 елның ноябрь аенда башлана. Хәрби комиссариатка повестка булмаса да, 28 ноябрьдә аны прокуратурага чакыралар һәм хәрби хезмәттән читләшергә теләүдә гаепләргә телиләр. Анда тагын унбишләп яшүсмер була. Маратны шушы яшьләр белән бергә бер хәрби һәм полиция хезмәткәре Чаллы хәрби комиссариатына алып китәләр. Анда аларны бер көн эчендә медицина комиссиясен узарга мәҗбүр итәләр.

Марат Сәйфетдинов фикеренчә, хәрби хезмәткә баручыларны болай тиз тикшерергә тиеш түгелләр. Гадәттә диагностик тикшерү, анализлар, флюрография, кардиологияне бик җентекләп, кайберләрен берничә көн дәвамында уздыралар. Марат шушы дәгъваларын Чаллы хәрби комиссариатының гаскәргә чакырылучылар белән эшләү бүлеге башлыгы Павел Горшковка да җиткерә. Моңа кадәр медицина комиссиясен ашыгыч рәвештә уздыру ягында булган Горшков Марат Сәйфетдиновка диагностик тикшеренү узу мөмкинлеген бирә.

Татвоенкомат психологы ике минутлап сөйләште дә "неврозга охшаш синдром" дигән диагноз куйды

Кардиология нәтиҗәләре Маратның йөрәгендә тагын синуслы аритмия (синусовая аритмия) булуын күрсәтә. Шушы күрсәткечләргә таянып, табиб-аритмолог АВ блокадалы икенче дәрәҗәдә йөрәк паталогиясе булуын ачыклый. Егет белдерүенчә, әлеге авыруны кеше сизми икән. "Ләкин белгечләр бу кардиологик авыруның теләсә кайчан килеп чыгып, аянычлы хәлләргә китерү куркынычын искәртәләр. Бу авыру белән армиягә китүе дә куркыныч. Анда төнге кизү торулар, йөгерүләр һәм гадәттән тыш хәлләр еш булып тора. Үлеп китү ихтималы да бар”, дип борчылуын җиткерде Марат.

Шушы вазгыятьне истә тотып алар авыру килеш армиягә җибәрергә тырышуны шикаять итмәкче булалар. Ләкин хәрби комиссариат хезмәткәре Горшков бу хакта ишетергә дә теләми, язылган гариза-шикаятьләрне кабул итми. Шулай итеп, Сәйфетдиновны 2014 елның 16 декабрендә армиягә озатырга җыеналар. Маратның әнисе Халидә Сәйфетдинова авыру улын армиягә җибәрергә теләми. Ашыгыч рәвештә Татарстан хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә. Комиссариаттан генерал Сергей Погодин имзасы белән җавап килә һәм анда Сәйфетдиновны 2015 елның 24 мартына Казанга, контроль медицина күзәтүе узарга чакырылуы турында әйтелә. Хәрби комиссариатның бу күрсәтмәсе үтәлә - Марат өстәмә медицина күзәтүе узып кайта. Ләкин тикшерү узгач кулына бернинди юлламалар да, чакыру кәгазьләре дә бирмиләр. Май аенда аңа Чаллы хәрби комиссариатыннан шалтыратып, Казан табиблары уздырган тикшеренүләр нигезендә күз табибына, невролог һәм психиатрга өстәмә күренергә тәкъдим итәләр.

"Бу минем өчен чакыру комиссиясе түгел, отсрочкам 2015 елның июнь аена кадәр иде. Моның өстенә, алдагы комиссияләрдә мин инде бу табибларда булган идем. Нинди дә булса авыртуга дәгъвам булмады һәм шушы табиблар миңа “А” категориясен бирделәр, ягъни, “сәламәт”, дигән карар чыгардылар. Өстәмә тикшерү узганда Татвоенкомат психологы минем белән ике минутлап сөйләште һәм шуннан соң "неврозга охшаш синдром" (органическое расстройство личности с неврозоподобным расстройством) дигән диагноз куйды" ди Марат.

Шушы диагноз алдагы ике елда Сәйфетдиноваларга зур мәшәкатьләр китерә. Бу диагноз нигезендә военкоматлар Маратның өч атна дәвамында психоневрологик диспансерда (ПНД) тикшеренүен таләп итәләр.

Марат әнисе Халидә ханым белән
Марат әнисе Халидә ханым белән

Маратның әнисе Халидә ханым Татвоенкоматның хәрби-табиблык комиссиясе башлыгы Марат Нагаев белән очраша һәм аңа улы Маратның йөрәк авыруы булуы, бу авыру белән армиягә алынмауны нигез итеп куя. Нагаев үз чиратында йөрәк авыруының нервлар белән бәйлелек ихтималын белдереп, психиатр күзәтүе узарга өнди. Ләкин Марат психик яктан тикшеренүдән баш тарта, бу яктан бернинди авыруларым да, зарлануларым да юк, Казандагы Татвоенкоматта дөрес диагноз куймадылар, дип белдерә.

2016 елның башында Марат альтернатив гражданлык хезмәтенә бару өчен гариза бирә. Шушы вакыйгалар барышында Чаллы хәрби комиссариаты “Марат Сәйфетдинов армиягә барудан читләшә” дип, эшне Русия тикшерү комитетының Чаллы бүлегенә тапшырган була. Тикшерү эшләре барышында хәрби комиссариат вәкиле тикшерүчегә Сәйфетдиновның йөрәк авыруы барлыгы, ләкин ул авыруның армиягә бару өчен киртә була алмавын, шул ук вакытта аның тагын кайбер медицина тикшерүләре (ПНД) узмау сәбәпле, хәрби хезмәткә яраклылык турында әйтеп булмавын җиткерә. Әлеге эшне хокук яклаучылар да игътибар үзәгендә тота. Алар Маратны өстәмә медицина тикшерү уздыру өчен хастаханәгә салу мәҗбүри түгел дигән юнәлештә эш итәләр. Нәтиҗәдә, шул елның июнь аенда тикшерү комитеты “җинаять эше булмау сәбәпле” эшне туктата. Мәхкәмә карарында Сәйфетдиновның хәрби хезмәттән читләшмәве, ә хәрби комиссариат табибы ясаган нәтиҗәләр белән риза булмавы хакында әйтелә.

Ләкин мәхкәмә эшләре болар белән генә тәмамланмый. Сәйфетдиновны аннан соң да хәрби чакырылыш вакытында медицина комиссияләренә чакырып торалар. Ләкин табиблар нинди дә булса нәтиҗәгә килү өчен Маратның психик хастаханәдән белешмәләр алып килүен таләп итә. Ә Марат психо-неврологик яктан дәгъвалары булмавын, беренче комиссияләрдә аны психик яктан сәламәт дип табуларын әйтә.

Сәйфетдинов Русиянең баш прокуратурасына Татарстан хәрби комиссариаты җитәкчеләренең 2017 елның июль аенда аны мәҗбүри рәвештә психо-неврология диспансерына салып, тикшерү уздырырга җыенуларын, мондый хәлнең канунга ярашлы булмавын бәян итә. Сәйфетдиновка җавапны Татарстан хәрби комиссариатыннан Р.Яхин юллый. Анда Маратның диспансерда тикшренү узмавы хезмәттән читләшү дип бәяләнә һәм эшне 2017 елның 17 июлендә прокуратурага тапшыру турында белдерелә. Узган елның 22 сентябрендә Чаллы тикшерү комитеты Русия җинаятьләр кодексының 328нче маддәсе, беренче бүлеге нигезендә хәрби хезмәттән читләшүдә гаепләү белдерә. Ноябрь аенда Чаллыда узган мәхкәмә Сәйфетдиновны гаепсез дип таный. Шушы карарны шәһәр прокуратурасы Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итә. Югары мәхкәмә Чаллыда чыгарылган карарны үз көчендә калдыра.

Бу вазгыятьне Маратның әнисе Халидә Сәйфетдинова болай бәяли: "Улымның авырулары булган килеш армиягә алырга тырышулары Чаллы, Татарстан хәрби комиссариатлары ягыннан барып чыкмады. Шушыларга үч итеп, хәрби комиссариат та, прокурорлар һәм тикшерү комитеты да Маратны психик клиникалар аша уздырып, психик авыру ясап, шул диагноз белән армиягә алмауны максат итеп куйганнар иде. Барып чыкмады”, диде.

Хокук органнары да, хәрби комиссариатлар да кануннарны белеп үз хокукларын яклаган кешеләрне яратмый

Марат Сәйфетдинов үзе белдерүенчә, хокук органнары да, хәрби комиссариатлар да кануннарны белеп үз хокукларын яклаган кешеләрне яратмый. "Мин алга таба үземне реабилитацияләү һәм булган рухи, матди зыянны түләтү өчен шикаять әзерләргә телим. Ә моның өчен тикшерү комитетының мине реабилитацияләү турындагы карары кирәк икән. Андый карарны бирергә атлыгып тормыйлар. Өстәвенә “тикшерүчеләр эшенә тыкшынган” өчен үземә җинаять җаваплылыгы белән яныйлар”, ди Марат Сәйфетдинов.

Шуны да әйтергә кирәк, 2016 елда Сәйфетдинов альтернатив хезмәт узу өчен хәрби комиссариатка гариза язгач ул кабул ителә. Ләкин комиссариат түрәләренә альтернативчы кирәк булмый. Алар төрле яклап басым ясый башлый. Нәкъ шундый басымнарның берсе - Марат Сәйфетдиновка психоневрологик диспансерда өстәмә тикшеренү тәкъдим итү була. Тәкъдим итү генә түгел, егетне мәҗбүри рәвештә психоневрологик диспансерга салу турында мәхкәмә карары чыга. Мондый тикшерүләрнең канунга каршы булуын дәлилләп, Сәйфетдинов Русия прокурорына мөрәҗәгать итә. Мәскәүдән, “урында хәл итегез”, дигән җавап килә.

Марат шулай ук Татарстаннан Русия думасына сайланган депутат Әлфия Когогина исеменә хокук органнары тарафыннан булган башбаштаклыкта ярдәм итүен сорап хат-мөрәҗәгать яза. Ләкин еллар узса да, Дума депутаты хокукларын яклауда ярдәм сораган Сәйфетдиновка ярдәм итү генә түгел, мөрәҗәгатенә җавап та бирми.

Маратка хокукларын дәгъваларга ярдәм иткән "За сыновей" дигән хокук яклау оешмасы вәкиле Герман Алеткин Азатлыкка әйтүенчә, Марат Сәйфетдиновка төрле яклап басым булса да, ул югалып калмаган.

"Һәрбер чакырылучы үз хокукларын белеп шулай көрәшсә, шәп булыр иде. Хәрби комиссариатлар бары үзенекен генә алга сөрә. Канун белән эшләүне таләп итсәң, басым башлана. Бу очракта да беркем дә җаваплылыкка тартылмады", диде ул.

Марат Сәйфетдиновка хәрби комиссариатлар, тикшерү комитеты һәм прокуратурага каршы көрәшендә Петербурдагы "Солдат аналары" оешмасы хокук яклаучылары Арсений Левинсон һәм Александр Передрук булыша. Левинсон Чаллы һәм Татарстан Югары мәхкәмәсе утырышларында да катнаша. Нәкъ шушы мәхкәмәләр Сәйфетдиновны гаепсез дип таныды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG