Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 9 кеше һәлак булган юл казасы нигезендә җинаять эше ачылган


Башкортстанда юл казасы
Башкортстанда юл казасы

Йөк машинасының вак таш төялгән тагылма арбасы (прицеп) каршы юлга чыгып, микроавтобус белән бәрелешкән дип белдерелә.

Башкортстанда 27 февраль 9 кеше һәлак булган юл казасы нигезендә җинаять эше ачылды дип хәбәр итә Русия эчке эшләр министрлыгының республикадагы идарәсе.

Беренчел мәгълүматларга күрә, "машинаның вак таш төялгән тагылма арбасы (прицеп) каршы юлга чыга" һәм ул микроавтобус белән бәрелешә. Йөк машинасын 1977 елда туган Аскын районында яшәүче кеше йөрткән дип белдерелә.

Башкортстаннан узучы М5 машина юлының 1546нчы чакрымында, Олы Теләк авылы янында "Мерседес Спринтер" микроавтобусы белән "Ман" йөк машинасы бәрелешүе аркасында тугыз кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG