Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы "Мин татарча сөйләшәм" чарасына әзерләнү уңаеннан җанлы музыка бәйгесен игълан иткән иде. Бер атна эчендә беничә башкаручы язмаларын җибәргән.

Әлеге бәйге өчен җавап бирүче Бөтендөнья татар яшьләре берлеге әгъзасы, музыкант Рәдиф Кашапов Азатлыкка сөйләвенчә, әлегә берничә башкаручы үз язмаларын җибәргән. "Башкаручыларның сыйфаты арта, быел бәйге кызыклы булыр дип уйлыйбыз", ди Кашапов.

Бәйгегә җырлар кабул итү 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Яшь музыкантларга ике төрле катнашу ысулы тәкъдим ителә:

1. Берүзе яки төркем белән җанлы аккомпанементка җырлар башкаручылар үз чыгышларын видеога төшереп җибәрә ала. Җырны телефон камерасына да яздырырга мөмкин. “Минус”ка (алдан яздырылган көйгә кушылып) яздырган чыгышлар кабул ителми.

2. Рэп жанрында башкаручылар үзләренең иң уңышлы җырын Яндекс яки Google-га йөкләп, шулай ук бәйге оештыручыларына җибәрә ала.

22 март көнне махсус жюри 10 иң шәп башкаручыны билгеләячәк. Алар “Мин татарча сөйләшәм” концертларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Сайлап алынган 10 музыкаль язма 22 март көнне “Вконтакте” челтәрендәге “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак.

Гаризаны сылтама аша тутырырга мөмкин.

Рәдиф Кашапов белдерүенчә, былтыр шундый бәйгедә җиңүчеләр иҗатларын дәвам итә. Әйтик, былтыр каверлар белән генә танылган Аделя Заһидуллина үз җырлары белән чыгыш ясый башлаган. Ә Juna төркеме беренче альбомын чыгарган.

XS
SM
MD
LG