Моннан тыш, Кадыровка ике ел дәвамында җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыю хөкеме дә соралды.
Гаепләү ягы белдерүләренә караганда, Кадыров 2016 елның мартында "Крым" ихтыяри батальоны булдыру турындагы видеоны үз сәхифәсенә репост итеп элгән һәм "Кырым - ул Украина, һәрчак шулай булды һәм булачак!" дип язып куйган. Активистның сүзләре илнең бербөтенлеген бозуга чакыру дип бәяләнгән.
Мәхкәмәдә Кадыров гаебен танымады. "Мин беркайчан да Украина тарафдары булуымны яшермәдем, мин бу хакта әйтеп килдем, бу минем кеше һәм ватандаш буларак хокукым. Мин моны яшермим. Үземне гаепле дип санамыйм", диде Кадыров мәхкәмәдә.
Сеператизмга чакыруда гаепләнеп элегрәк Кырымда журналист Николай Семена һәм Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчеләренең берсе Илми Умеров та хөкем ителгән иде.