Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда хакимияткә бик көчле, оешкан җинаятьчел төркем килде"


Илми Умеров гаиләсе белән, Акмәчет, 27 сентябрь 2017
Илми Умеров гаиләсе белән, Акмәчет, 27 сентябрь 2017

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Акмәчет мәхкәмәсе 27 сентябрьдә Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровны ике ел колониягә хөкем итте.

Хөкем карары Илми Умеровның адвокаты Марк Фейгин һәм икенче яклаучысы Александр Подрабинек килеп җиткәнче, вакытыннан алда укыла башланган, дип яза Крым.Реалии.

25 сентябрьдә БМО кеше хокуклары югары комиссарының Кырымдагы вазгыять турындагы хисабы дөнья күргәнннән соң, Умеровның адвокаты хөкем карары йомшартылуына өмет белдергән иде.

Прокурор Умеровка 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы һәм өч елга халык алдында чыгыш ясау һәм укыту белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыюны сораган иде.

Умеров мәхкәмәдән чыкканнан соң үз карашлары үзгәрмәвен, Кырымны Украинага кайтару тарафдары булып калуын белдерде һәм ярымутраудагы хәзерге хакимиятне оешкан җинаятьчел төркем дип атады.

Илми Умеров: "Кырымда хакимияткә бик көчле, оешкан җинаятьчел төркем килде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00
Эш минем АТР телеканалында ясаган чыгышымда түгел, эш кырымтатар халкының Кырым оккупациясен танымауда, буйсынмауда

"Миңа каршы җинаять эш башланган көннәре мәхкәмә карары каты булачагын фараз итә идем, ләкин мәхкәмәнең соңгы көннәрендә прокурор миңа 3,5 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү хөкеме сорагач мин бәлки йомшак карар булыр дип уйлый башлаган идем. Кызганыч, алай булмады. Эш минем АТР телеканалында ясаган чыгышымда түгел, эш кырымтатар халкының Кырым оккупациясен танымауда, буйсынмауда. Кырымтатарлар урамнарга чыкмаса да, массакүләм акцияләр үткәрмәсә дә халыкның 90-95 проценты шул фикердә" диде Илми Умеров.

Безнең халкыбызга каршы көрәшүнең төп сәбәбе - безнең Кырымда асаба халык булуыбызда

Русиядә тыелган Кырымтатарлар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров: "Әгәр Илми Умеров соңгы сүзен йомшак әйткән булса, мәхкәмә карары бәлки башкача булыр иде, ләкин ул сүзендә нык торды. Алар безнең халкыбызга каршы көрәшүнең төп сәбәбе - безнең Кырымда асаба халык булуыбызда. Без мөселманнар белән көрәшәбез дигәндә дә беренче чиратта бу мөселманнарга һөҗүмнәр алар кырымтатар булган өчен ясала. Кырымтатар булмаган мөселманнарга Кырымда мондый һөҗүмнәр булмавы моны раслый" дип белдерде.

Адвокат Николай Полозов фикеренчә дә, "кырымтатарлар окупацион режимга лояль булмаган өчен Кремль аларга каршы бастыру сәясәте алып бара".

​Кырымның Мәскәү куйган хакимияте Умеровны Русиянең бөтенлегенә каршы чыгуда гаепли. Аны телеэфирда "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән сүзләреннән соң эзәрлекли башлыйлар. Сәламәтлеге начараюга карамастан, Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде.

Моннан тыш, Русиянең финанс мониторинг федераль хезмәтенең рәсми сайтында Илми Умеровның террорчылар һәм экстремистлар эшчәнлегенә бәйле булганнар исемлегенә кертелүе билгеле булды.

Мәхкәмә карары дөньяның төрле почмакларында җәмәгәтьчелектә ризасылык тудырды.

Украина президенты Петро Порошенко "үз халкының каһраманы булган Илми Умеровка каршы мәхкәмә совет репрессив машинасының иң яман ысулларын - җәзалау, психиатрия, колониягә җибәрү хәтле ысулларын кулланды. Мин беректәшләрне бердәм фронт булып украин гражданнарын эзәрләкләүләрне туктату өчен Русиянең оккупацион хакимиятләренә басымны көчәйтергә чакырам" диде.

Адвокат Марк Фейгин мәхкәмә карарын 10 көн эчендә аппеляциягә бирәчәкләрен белдерде. Адвокатлар моның белән чикләнмичә Европа, БМОның халыкара мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

22 сентябрьдә, шулай ук "сепартизмга чакыруда" гаепләнеп, журналист Николай Семена ике ярым елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG