Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Халыкара олимпия комитетында Русиянең хокуклары тергезелде


Пхенчхан Олимпиадасын ябу тантанасы

Халыкара олимпия комитеты Русия олимпия комитетының оешмадагы әгъзалыгын кире кайтарды. Элегрәк ХОК Русиядән чикләүләрне алырга җыенмавы турында белдергән иде.

Русия олимпия комитетының хокуклары тергезелү турында ХОК әгъзасы Шамил Тарпищев сүзләренә сылтанып РБК яза. Халыкара оешманың рәсми раславы әлегә юк.

Элегрәк ХОК Русиядән чикләүләрне алырга җыенмый дип хәбәр ителгән иде. Оешма президенты Томас Бах бу керлингчы Александр Крушельницкий һәм бобслейчы Надежда Сергееваның допинг-үрнәкләренең чиста булмавы белән бәйле диде.

5 декабрьдә Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнаштырмаска карар иткән иде. Бу спортчыларның допинг куллануы белән бәйле. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадада нейтраль әләм астында чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG