Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл янә бер "тарихи ачыш" ясады. Борынгы заманнарда барлыкка килгән казаклар катламы бары тик православ урыслардан тора дип белдерде.

Русияне торган саен ныграк тәре шәүләсе баса. Конституциянең 14нче мәддәсендә "Дини оешмалар дәүләттән аерылган һәм канун алдында тигез" дип әйтелгән булса да, Урыс православ чиркәве көннән-көн ныграк тормышның бар өлкәләренә дә килеп кысыла, Русиядә үзен төп дини оешма итеп күрсәтә, тоя. Соңгы вакытларда Урыс православ чиркәве Русия тарихын янә "дөресләп" язуны оештыру эшенә кереште.

Урыс чиркәве Русия тарихын "төзәтә"

Дөрес, элегрәк тә урыс тарихын, нигездә, монастырьлардагы монахлар язган. Вакыйгаларга үзләренчә төс биреп. Шуннан соң, вакыт үткән саен, ул елъязмалар православие, урыслык файдасына үзгәртеп күчереп язылган. Галимнәр хәзер шулай бертуктаусыз үзгәртелгән-бозылган елъязмаларны тарихи документлар сыйфатында кулланалар.

1993 елның маенда Мәскәүдә Урыс православ чиркәве Бөтендөнья урыс халык соборы (җыены) дигән оешманы төзеде һәм җитәкләде. Бу оешманың уставында беркетелгән төп максатларының берсе булып "Русия дәүләтчелеген ныгытуга, православ чиркәүнең җәмгыять тормышындагы ролен көчәйтүгә ярдәм итү" тора. Ел саен үткәрелә торган соборларда, нигездә, урыс халкының тарихына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә.

Урыс тарихы нигезендә кабул ителгән идеологик постулатлар соңрак мәктәп дәреслекләренә кертелә

Мисал өчен: "Тарих чикләре – Русия чикләре" (2012 ел, 1-2 октябрь), "Тарихның бердәмлеге, халыкның бердәмлеге, Русиянең бердәмлеге" (2014 ел, 11-12 ноябрь), "Владимир кенәзнең мирасы һәм тарихи Русьнең язмышы" (2015 ел, 10-11 ноябрь) һәм башкалар. Шушы соборларда Русия тарихы, урыс тарихы нигезендә кабул ителгән идеологик постулатлар соңрак мәктәп дәреслекләренә кертелә, Русия калаларында төрле урыс кенәзләренә куелган һәйкәлләр рәвешендә калкып чыга.

Казаклар чукынганнардан гына торган, имеш

Алай гына түгел. Урыс православ чиркәве хәзер дини бәйрәмнәрен дә җәмгыятькә тарихка үзләренчә карашларын тагу өчен файдалана. Шушы елның 15 февралендә Христос Спаситель храмында православие дөньясы өчен мөһим булган Сретение Господне (ходай белән очрашу) бәйрәме чаралары үткәрелде. Аңардан соң, шунда ук Русия казакларының гомум җыены үткәрелде. Бу җыенда чыгыш ясаганда патриарх Кирилл янә бер "тарихи ачыш" ясады. Патриарх фикеренчә, борынгы заманнарда барлыкка килгән казаклар дигән халык катламы шыр православ динендәге урыслардан тора икән.

Патриарх Кирилл
Патриарх Кирилл

Православ диненнән башка казак казак түгел

"Казаклар катламы – уникаль күренеш, дөньяда башка бер җирдә дә ул юк. Бу – урыс кешеләренең ходай, чиркәү, халык, үз якыннары алдындагы җавалылыкны үзенчәлекле тоюлары билгесе. Мин сезнең барыгызны да, кадерлеләрем минем, казакның православ диненнән башка казак булмавын, ә бары тик казак киеме кигән кеше генә булуын аңларга чакырам. Әгәр син православ динендәге кеше түгел икән, казак киемен кияргә ярамый" ди патриарх.

Алай түгел, болай ул

Хакмы патриарх Кирилл? Чынлап та казаклар фәкать православ урыслардан гына торганмы? Бик күп галимнәр раславынча һәм шул ук урыс елъязмаларыннан күренгәнчә, казаклар катламы Алтын Урда һәм бигрәк тә ул таралган чорда барлыкка килә. Үзенең ханы яисә бәге белән риза булмаганнар, аның биләмәләрен ташлап читкә китеп урнаша торган булалар. Тора-бара алар ишәеп китә һәм үзләренең эчке кануннарын булдырып, җитәкчеләрен сайлап, аерым бер катлам булып яши башлыйлар. Казаклар тарихын өйрәнүче Андрей Гордеев аларны Батый ханга ияреп килгән күчмә татарлардан чыгара.

Казаклар катламы Алтын Урда һәм бигрәк тә ул таралган чорда барлыкка килә

"Казаклар һәм татарлар" дигән язмада казаклар катламы барлыкка килүе тулысынча Алтын Урдага бәйләнә. "Ислам казаклары һәм казаклар исламы" дигән хезмәттә казаклар арасында төрле дин вәкилләре – мөселманнар (башкортлар, татарлар, кавказлылар, казакълар) һәм буддистлар (калмыклар, бурятлар) булуы әйтелә. Әлбәттә, казакларның барлыкка килү тарихы катлаулы һәм барлык галимнәр дә кабул иткән теория әле дә булса юк. Әмма, казакларны, патриарх Кирилл раслаганча, фәкать православиегә һәм урысларга гына бәйләү нигездән хилаф гамәл булып тора һәм берничек тә исбат ителмәгән.

Башкорт-мишәр һәм нагайбәкләрнең казак гаскәрләре

Русия империясе чорында казаклар катламына башкорт-мишәрләр дә керә. Монысы инде фәнни фаразлаулар түгел, ә тырпаеп торган документаль фактлар. Бу турыда Википедиядәге "Башкорт-мишәр гаскәре" дигән материалда да ачык итеп әйтелә.

Чиләбе өлкәсенең Париж авылы нагайбәк казаклары, XX гасыр башы
Чиләбе өлкәсенең Париж авылы нагайбәк казаклары, XX гасыр башы

Ә нагайбәк казаклары гаскәре? Бүгенге Чиләбе өлкәсенең Көнбатыш районнарында яшәүче нагайбәкләр, әйе, православ динен тоталар. Әмма, казакларның бу төркеме дә патриарх Кирилл тәгълимәте кысаларына сыймый, чөнки алар урыс түгел, ә чукынган татарлар.

Чынбарлыкта хәлләр, гомумән, патриархның чәчләре үрә торырлык. XVIII гасыр урталарында нагайбәк казаклары гаскәренә чукынган калмыклар, әфганнар, гарәпләр, әрмәннәр, фарсылар, төрекләр, үзбәкләр һәм башкалар килеп кушылганы билгеле.

Фәнни эзләнүләргә тирәнтен кереп китмичә дә шуны расларга була – әйе, казаклар катламы тарихи төрле милләт, төрле дин вәкилләрен берләштергән һәм аны православ урысларга гына бәйләү, фәнни яктан нигезсез гамәл булып тора. Моның ише хатаны, кем-кем, әмма патриарх, хәттә "патриотик" хисләрдән чыгып та ясарга тиеш түгел. Кем әйтмешли, тарихны җиңүчеләр яза. Шулай да чама дигән төшенчә җиңүчеләргә дә ят булмаска тиештер.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG