Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу – яңа салкын сугыш башы"


Путин чыгыш ясый
Путин чыгыш ясый

Русия президенты федераль җыенга юлламасын халыкның тормышын яхшырту турында сөйләүдән башлады һәм яңа хәрби кораллар белән мактануы, янавы белән тәмамлады. Азатлык Путинның чыгышын тыңлаган белгечләр фикерен сорашты.

Путинның федераль җыенга быелгы юлламасы башка еллардан аермалы буларак соңрак узды. Белгечләр ул махсус шулай оештырыла, 18 март сайлау алдыннан сайлау алды програмы буларак тәкъдим ителә дип аңлатты. Бу шулай булып чыкты да, Путин алдагы 6 елда башкарыласы эшләр, максатлар турында сөйләде.

2000 елдан бирле бу Путинның ундүртенче юлламасы иде. Ул ике сәгать дәвам итте. Залда утыручылар аны бик еш алкышлар белән бүлдерде.

Путин чыгышы алкышлар белән бүлдерде
Путин чыгышы алкышлар белән бүлдерде

Путин чыгышында башта халык тормышына кагылды, һәркем уңайлы яшәргә тиеш дип сөйләде. Русиядә фәкыйрьләр саны 20 миллионнан артты дип таныганнан соң "Русия – мөмкинлекләр иле" дип балалар бакчаларын төзергә, балалар санын арттырырга, кечкенә авылларда да фельдшер-акушер пунктлары оештырырга, чирләргә каршы көрәшергә, Русиядә һәр гаилә үз торагында матур тормыш корырга лаеклы, һәр өлкән кеше бәхетле картлыкта яшәргә тиеш, яшь белгечләрнең илдә калуын тәэмин итәргә кирәк һәм бу мәсьәләләрне хәл итәр өчен мөмкинлекләр бар дип сөйләде.

Чыгышының беренче өлеше Русия ватандашының лаеклы тормышын тәэмин итү турында булса, икенче өлеше яңа хәрби кораллар белән мактану, аларны зур экраннарда күрсәтү, дошманнарны кисәтү һәм куркытудан торды.

Кайбер белгечләр моны Кремльнең яңа кораллану ярышы игълан итүе дип бәяләде. Азатлык Казан урамнарындагы кешеләрдән керемнәренең күпме өлешен кораллануга бирергә әзер булулары турында сорашты.

Сораштыру: Керемегезнең күпме өлешен кораллануга бирер идегез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

Путинның хәрби куәт турында сөйләве 40 минутка сузылды. Агрессия булса, Русия җавап бирергә әзер дигән фикер җиткерелде. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр дә Путин чыгышында нәкъ шуңа игътибар итте.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев:

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

– Юлламадан бик авыр тойгы калды. Беренчедән, президент Русия чынбарлыгына бернинди дә катнашы булмаган бик күп гомум сүзләр кулланды. Мисал өчен, ул ирек мохитен киңәйтү турында сүз алып барды, әмма Русиядә бөтенләй кире тенденция күренә - бу мохит чикләнә генә бара.

Президент шәһәрләр үсеше гражданнардан торырга, нәкъ халык аларның үсешен билгеләргә тиеш диде. Казан мисалында без бөтенләй башка хәлне күрәбез.

Бик күп "текә", "яңгыравыклы" сүзләр әйтелде. Мисал өчен "прорыв", "прорывное развитие", "цифрлы технологияләр"... Президент Русияне киләчәк алты елда нәрсә көтәчәген тасвирларга тырышты, әмма аларның ничек тормышка ашачагы турында җавап ишетелмәде. Күпләр минем белән ризалашыр, Русиядә икътисади, социаль проблемнарны хәл итү өчен хакимият системы төп тормоз булып тора. Әлеге катлы-катлы бюрократиянең ничек юк ителәчәге, хакимият системында дәүләт институтлары уңышсызлыгын бетерү турында берни әйтелмәде. Шуңа бу өлкәдә үсешнең ничек булачагы бөтенләй җавапсыз калды.

Яңа кораллар зур экраннарда күрсәтелеп барды
Яңа кораллар зур экраннарда күрсәтелеп барды
Бу – XXI гасыр лидеры чыгышы түгел, бу мәгарәдәгечә фикер йөртү

Юлламада иң кызганычы –​ президентның "кәттә кораллар" белән мактануы булды. Бу – XXI гасыр лидеры чыгышы түгел, бу мәгарәдәгечә фикер йөртү. Корал белән бөтен дөньяга кизәнеп "менә без шундый кәттә" дип мактану һич кенә дә лидерга туры килми. Бу бик авыр тойгы калдырды. Бигрәк тә Путинны тыңлап утыручыларның реакциясен күрү кыен булды. Заманча корал турындагы роликларны күрсәткәндә алар урыннарыннан торып кул чапты, куанды. Депутатлар, федерация шурасы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре яңа уенчык күргән балалар кебек сөенде.

Юлламада каршылыклар бик күп булды. Бу – корал ярышына кушылу, аның белән мактану, үсеш түгел, ә үткәнгә әйләнеп кайту, моны хәтта совет чорына түгел, ә аннан да борынгырак заманга кайту дип бәяләргә кирәк.

"Звезда Поволжья" гәзите баш мөхррире Рәшит Әхмәтов:

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

– Путинның ярты чыгышын ракет коралларына багышлавы һәм шул өлешкә керешкәндә “Ә хәзер иң мөһиме турында” дип әйтүе аңа саклану кораллары түгел, ә һөҗүм итү кораллары мөһим булуын күрсәтә. Шуңа күрә Русия федерациясенең саклану министрлыгы исемен хәзер "һөҗүм министрлыгы" дип үзгәртергә вакыт җиткәндер. Бу – яңа салкын сугыш башы. Бу аның федераль җыенга 14нче юлламасы бугай. Элек Дмитрий Кисилев телевидение аша Русиянең АКШны нурланышлы көлгә әверелдерү мөмкинлеге белән янаган иде. Һәм менә Путин да бу турыда беренче мәртәбә ачыктан-ачык белдереп Кисилев сүзләрен раслады.

Бу коралларга бик күп акчалар кирәк. Безгә компьютер графикасы белән ясалган макетларны гына күрсәттеләр, әлбәттә. Ә чынлыкта ни булуы билгесез. Шул ук "Сармат" ракетының әле 2020 елда гына сафка басачагы языла. Ул ракет 16 мең чакрымга оча ала, авырлыгы 150 тонна, 5 тонна шартлаткыч алып бара ала. Ул көньяк котып аша һөҗүм итү өчен ясала, чөнки Кушма Штатларның ул якта ракет һөҗүменнән саклану системы юк дип санала. Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә җитештерелүче бу ракетлар элек “Воевода” (“Сатана”) ракетлары сакланган шахталарда саклана. Ул беренче булып һөҗүм итү коралы. Хәтта Русиянең хәрби доктринасында моның өчен “низагны суыту” (“деэскалация конфликта”) дигән төшенчә дә уйлап тапканнар.

Яңа кораллар зур экраннарда күрсәтелеп барды
Яңа кораллар зур экраннарда күрсәтелеп барды

Миңа иң тәэсир иткәне – Путин чыгышына залның реакцисе, анда утырган Русия элитасының уйчан күзләре булды. Збигнев Бжезинский (АКШ президентының элекке иминлек киңәшчесе - ред.) Русия элитасының 5 триллион доллары АКШта һәм башка Көнбатыш илләрендә саклану турында белдергән иде. Алар “Сармат” ракетларының һәм башка коралларның ул акчаларны юкка чыгарачагын күз алдына китергәндер. Шуңа күрә күпләр чынбарлыкның нинди булуын беренче мәртәбә аңлагандыр дип уйлыйм. Чыгышның шул төп өлешендә күзләре шактый уйчан иде. Берни уйламыйча елмаеп утыручы йөзләр дә күренде күренүен, әмма алар сәясәтне аңламыйлар дип уйлыйм.

Соңгы 18-20 елда без беренче мәртәбә сугыш чигенә якынлашуыбызны сиздек

Бу яктан караганда Путинның чыгышын хәтта сайлау алды чыгышы дип санаганда да, бик уңышсыз булды дияр идем. Аның өчен тавыш бирергә җыенучы кешеләр кимиячәк. Соңгы 18-20 елда без беренче мәртәбә сугыш чигенә якынлашуыбызны сиздек. Без моны бөтенләй оныткан идек. Еллык чыгышның шундый агрессив булына “Вагнер” хосусый сугыш ширкәте белән булган хәл дә сәбәп булгандыр дип тә уйларга була.

Русия Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чин Ын кебек, әмма башка масштабларда корал белән кизәнә башлады. Уйлавымча, АКШның чикләүләре кискен көчәячәк. Русия үзен дөньядан тагы да ныграк аерды.

Путин чыгыш ясый
Путин чыгыш ясый

Путин сүзен демографик күрсәткечләрдән башлады. Сугышка әзерләнгәндә ничек инде демографик күрсәткечләр артсын? Бөтен кеше дә куркуда хәзер. Уйланмаган карар нәтиҗәсендә ниндидер төймәгә басу җитә. Чехов язганча, 1 марттагы театрда әгәр сез мылтыкны бүлмә диварына элеп куйсагыз, ул һичшиксез атачак. Коррупция системында иртәме-соңмы ракетлар да атачак. Моны барысы да сизә.

Элитаның бик зур өлеше хәзер Путиннан читләшә башлар дип уйлыйм

Әнә шуңа күрә мин бу чыгышны иң уңышсызы иде дип саныйм. Хәрби өлкәгә багышланган икенче бүлеге беренче бүлекне бөтенләй юкка чыгарды, чөнки бу шартларда акчалар кече бизнеска һәм башка вак-төяккә җитмәячәк.

Мин илдәге сәясәткә йогынтысы булган югары элитаның бик зур өлеше хәзер Путиннан читләшә башлар дип уйлыйм, чөнки аларның үзләре булдырганны саклап каласылары килә. Яхшы яшиселәре, тапкан акчаларын үзләренең балаларына биреп калдырасы килә. Аларга Көнбатыш белән каршылыклар бернигә дә кирәк түгел.

Юллама вакытында телевизордан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны берничә тапкыр күрсәттеләр һәм Путин Казанны өч тапкыр уңай яктан телгә алды. Башка бер генә шәһәргә дә мондый игътибар булмады. Бәлки бу телгә һәм шартнамәгә карата барган сәясәт нәтиҗәләренә күрә дә әйтелгәндер. Путин шулай итеп бәлки Татарстанда абруен арттырырга да телидер. Әмма болар да юлламаның икенче өлешендәге сугыш куркынычы белән томаланды. Монда нинди юллар турында сүз барырга мөмкин, хәзер качу урыннары төзү кирәк.

Корал артыннан куу башлангач, алга куелган икътисади күрсәткечләргә ирешү икеле

Бик кызык кына әйбер бар. Мин Русиянең тулай җитештерү күләмен (ВВП) карадым. 2012 елда ул 2,3 трлн доллар булган. Бүген исә якынча 1,2 трлн тәшкил итә. Кырым һәм Украина белән каршылыклар Русиягә 1 трлн долларга төшкән. Ә Путин бу юлламасында 2025 елга тулай җитештерү күләме бер ярым тапкыр артырга, 2 трлнга якынлашырга тиеш дип белдерә. Бу бит 2012 ел күрсәткеченә дә ирешә алмау дигән сүз. Әнә шулай итеп икътисади яктан да без мөшкел хәлдә. Хәзер корал артыннан куу башлангач, алга куелган икътисади күрсәткечләргә ирешү дә икеле, җитмәсә санкцияләр бар.

Путин әле тагын алты ел хакимияттә булачак, чөнки ул җиңел генә китүнең хокукый юлын булдырмады. Аның бөтен сәясәте үзен китмәслек итә, чөнки аның урынына киләсе кешегә "чистартырга" туры киләчәк. Русиядә гадәттә хакимият алышынса, коррупция схемаларындагыларга карата тикшерүләр, мәхкәмәләр башлана. Мин, сугыш башланмаса (аллам сакласын), ул 2024 елда да китмәс, генераль секретарь хакимияттә утырган кебек утырыр дип уйлыйм.

Путин юлламада нинди сүзләр куллана

Путинның барлык 14 еллык юлламасында дәүләт, демократия, ирек, сайлау, террор, сугыш, армия, патриотизм, суверенитет, хакимият, кризис, хокук/канун, инвестицияләр һәм коррупция сүзләрен ничә мәртәбә куллануы түбәндәге инфограмда күренә (сүзләрне укларга басып сайларга кирәк).​

XS
SM
MD
LG