Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәҗәрә – беренче чиратта тәрбия чарасы"


Дамир Шәйхетдинов төзегән шәҗәрә. Дизайнер - Ратмир Әхияров.
Дамир Шәйхетдинов төзегән шәҗәрә. Дизайнер - Ратмир Әхияров.

Соңгы вакыта үзләренең нәсел агачын төзергә теләүчеләр арта бара. Аны ничек ясарга? Белгечләрсез генә төзеп буламы? Белгеч җәлеп итсәң, күпмегә төшә? Азатлык шәҗәрә төзергә алынган кешенең төп сорауларына җавап эзләде.

1. Буыннарны барлау нигә кирәк?

Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

Шәҗәрә - беренче чиратта тәрбия чарасы, диде Азатлыкка Чаллыдан шәҗәрәләрне заказга ясау белән шөгыльләнүче журналист, җәмәгать эшлеклесе Дамир Шәйхетдинов. "Шәҗәрә эшләтүче кешеләрнең күзләренә карыйм, аларның күзләрендә нур үзгәрә. Үз тамырларыңны белү - зур җаваплылык йөкли. Катнаш никах мәсьәләсе бар. Кеше бабаларының ничек яшәгәнен күрә. Әйтик, әби-бабайлары татарлар булып килгән дә, аннары бу әйбер бозыла. Һәм моңа инде икенче төрлерәк карый башлыйлар", ди Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, һәркем үзенең тамырларын белергә тиеш, "бары тик күгәрекнең генә тамыры юк", ди журналист.

2. Шәҗәрә белән кызыксынучылар күпме?

"Нәсел агачын төзергә теләүчеләр артканнан арта. Әби-бабайлар үлә тора, халыкның сораулары арта бара. Сорар кешеләре үлеп беткәч, кинәт кенә кызыксына башлыйлар", диде тарихчы, Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков. Аның сүзләренчә, былтыр нәселләрен барлауны сорап Татарстан архивына ике меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Күпләре хат язып кына сораулар җибәргән. Уку залында эшләүчеләр гадәттә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, ди Шәфыйков.

Сорар кешеләре үлеп беткәч, кинәт кенә кызыксына башлыйлар

Үз авылы Кара Чишмә тарихын китап итеп бастырып чыгарган һәм авылдашларының шәҗәрәләрен төзегән журналист, телевидение алып баручысы Илдар Кыямов та кызыксынучылар байтак дип белдерде. Үзләре булдыра алмаганнар белгечләргә мөрәҗәгать итә ди ул.

Шәҗәрәләрне сурәткә төшерүче, тугралар ясаучы танылган рәссам, нәкышчы Нәҗип Нәккаш та нәсел агачы сорап килүчеләр байтак, үзем генә 100дән артык шәҗәрә рәсеме ясадым, диде.

3. Шәҗәрә төзүне нидән башларга?

Азатлык сораштырган барлык белгечләр дә беренче чиратта туганнардан, авылдашлардан, якын кешеләрдән сораштыру кирәк дип әйтте. Илдар Шәфыйков сүзләренчә, кешенең бигрәк тә туган урыны билгеле булу кирәк. "Туган һәм үлгән елларны архивларда табып була әле, ә туган урынны - юк. Бабалары ятимнәр йортында яшәгән икән, 70 процент очракта нәселенә төшеп булмый", ди тарихчы.

Аннары өйдә булган бөтен тарихи документларны, фотоларны барларга, фото артындагы язуларны күчереп алырга кирәк.

4. Үземдә булган мәгълүмат белән кая барырга?

Илдар Шәфыйков
Илдар Шәфыйков

1917 елдан башлап безнең көннәргә кадәр шәхес турындагы документлар ЗАГСларда саклана. Туганлык җепләре булган кешеләргә ул мәгълүмат ачык. Татарстан дәүләт архивында 1720 елларга кадәр "төшеп" була, ди Илдар Шәфыйков. Ләкин бу христианнар өчен генә. Мөселманнарның документлары 1860 еллардан башлана. Бу метрика кенәгәләренең мөфтияттә саклануы белән бәйле. Ә мөфтият Уфада урнашкан булган. Шунлыктан Нижгар, Тамбов, Сарытау, Самар мөселманнары документлары Башкортстанда И-295 дигән фондта саклана. Анда мулла сайлау, мәчет төзү, ремонтлау, мәхәллә оешу, мәхәлләне бүлеп чыгару, муллалыкка имтихан бирү документлары җыелган. Моннан тыш, борынгырак документларны Мәскәүдәге "Российский государственный архив древних актов" дигән оешмадан эзләргә кирәк.

Дамир Шәйхетдинов Мәскәүдә табылган документ нәтиҗәсендә 1680 елгы буынга кадәр "төшә" алуы турында сөйләде. Метрика кенәгәләреннән тыш, кешеләр турындагы мәгълүматны "Ревизская сказка" дип аталган документлардан табарга мөмкин. Русиядә барлыгы ун ревизия, ягъни халык санын алу булган. Иң беренче ревизия 1719 елда, ә иң соңгысы 1858 елда узган. "Ревизия сказкаларының" 1-4нче уздырылышы Мәскәүдә, калганнары төбәкләрдә саклана.

Илдар Кыямов (с)
Илдар Кыямов (с)

Документларга бәйле тагын бер авырлык бар. Казанда урнашкан архивта Казан губернасына караган районнарның документлары гына саклана. Минзәлә өязе Уфа губернасына, Бөгелмә өязе - Самарга, Буа районы тирәләре Сембер губернасына, Алабуга өязе - Нократ губернасына кергән. Шуңа күрә аларның документлары да Уфада, Самарда, Ульянда һәм Кировтан эзләргә кирәк булачак. Моннан тыш, кайбер авыллар башта бер кантонга, аннары икенче кантонга карарга да мөмкин. Әйтик, Илдар Кыямов Уфа архивларында да утырырга, Оренбурдан да документлар соратырга туры килде дип сөйләде.

"Документларны бер җирдә туплау планда бар. Әмма кайчан булырын әлегә төгәл әйтеп булмый. Аңа дистәләгән миллион сум акча кирәк", ди Илдар Шәфыйков.

5. Үзем эзли алмыйм, минем өчен эзләп бирмәсләрме?

Архивларның уку залларында һәркем кереп эзләнә ала, моннан тыш, хат белән мөрәҗәгать итеп тә кайбер сорауларга җавап табарга мөмкин. Ләкин документларны уку зур әзерлек сорый. Монда гарәп әлифбасын белү дә, азмы-күпме тарихны чамалау да кирәк.

Шәҗәрә ясаучылар арасында өстән-өстән генә эшләчеләр дә, төплеләре дә бар

Сорау булганда тәкъдим дә була, Татарстанда, гомумән, Русиядә дә үзенә күрә "шәҗәрә базары" бар. Тарихчылар, телчеләр, архив белгечләре аерым бер бәягә кешенең нәсел-нәсәбен тикшереп бирә ала. Бәяләр төрле.

Мондый хезмәтне Татарстанның дәүләт архивы да күрсәтә. Бер тармак буенча турыдан-туры атадан-угылга төшү - 10 мең сум тора. Аннан бераз киңрәк тикшерү - 20 мең сум. Ә инде федераль архивларга да чыгып эшләү - 30 мең сумнан башлана.

Чаллыдан Дамир Шәйхетдинов Уфада да, Ижауда да эзләнүләр алып бара. Бәясе шулай ук төрлечә. Кайбер шәҗәрләрне төзүгә 7-8 ай китәргә мөмкин ди, алары кыйммәтрәк була. Тупланган материалларны рәссамнарга биреп, матурлап нәсел агачы төзелә. Шәйхетдинов башлыча рәссам һәм дизайнер Ратмир Әхияров белән эшли. Шәҗәрәләрне электрон вариантта да, китап формасында да ясап була. Кемнең нәрсәгә акчасы җитә.

Илдар Кыямов үз авылы кешеләренә эшләгән һәм эшли. Башкаларга методик рәвештә кайдан нәрсә табып булганын өйрәтә алам ди. Илдар әфәнде Кара Чимшә авылы кешеләренең метрика кенәгәләрен гарәп әлифбасыннан кириллга күчергән. Ул дүрт гомум дәфтәр булган.

Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Нәккаш

Танылган рәссам, хәттат Нәҗип Нәккашка да шәҗәрә төзетү гозере белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ул архивларда хәзер үзе утырмый, бары тик җыелган мәгълүматны рәсем рәвешендә ясап бирә. "Минем белән эшләүче тарихчылар бар. Алар архивларда казына, мин системга салып, рәсемен ясыйм. XVII гасыр урталарына кадәр "барып җиткән" шәҗәрә якынча 30-40 мең сум була. Бу инде материалның, исемнәрнең күплегенә, сурәт урнаштырылган кысаның зиннәтлегенә дә бәйле", ди Нәккаш. Рәссам күп дигәндә 600 исемле нәсел агачы төзегән бар дип сөйләде. Гадәттә 250-300 исем табыла. Моннан тыш, ул тугралар да ясый. Гаилә туграларын ясатучылар күбәйде, никахларга, юбилейларга бүләк итәләр дип сөйләде Нәҗип ага. Тугралар бәясе биш мең сумнан башлана.

6. Шәҗәрә төзеп бирүчеләргә ышанырга ярыймы?

Шәҗәрә төзүдә хаталар китергә мөмкин һәм бу проблем булып тора. Илдар Шәфыйков сүзләренә караганда, кешеләр яллап эшләткән шәҗәрләрне дәүләт архивы хезмәткәрләреннән тикшертергә килгәлиләр һәм аларның яртысында диярлек хаталар табыла. "Акчага кызыгып, буыннарны "озайтырга" теләүчеләр бар. Шәҗәрә ясап бирүчеләр арасында өстән-өстән генә эшләчеләр дә, бик төплеләре дә бар. Хаталар исә бездә дә китәргә мөмкин", ди Шәфыйков. Иң мөһиме, нәсел агачы төзеп бирүче һәр исемне, һәр датаны документлар белән расласын. Схема белән документлар туры килергә тиеш, шуңа игътибар итәргә кирәк.

7. Бабайлар турында мәгълүматны Google аша гына табып булмыймы?

Күптән түгел Татарстан архивларының махсу порталы барлыкка килде. Агда күп кенә архив документлары цифрлаштырылып кертелгән. Башкортстанның архив порталында 1795-1858 еллардагы Уфа һәм Оренбур губерналарындагы "Ревизия сказкаларының" электрон вариантлары урнаштырылган.

Русиядә исә генеалогиягә багышланган төп ресурс Всероссийское генеалогическое древо дип атала. Биредә дә архив документлары тупланган. Моннан тыш, андагы форумда меңләгән кеше аралаша, алардан шулай ук ярдәм сорарга мөмкин.

8. Ничә буын табып була? Ата ягыннан эзләргәме, ана ягыннанмы?

Төп ниятең буын санау булса, уйдырмалар барлыкка килә башлый

"Ничә буынга кадәр табып була?" дигән сорауга Илдар Шәфыйков татарга иң мөһиме озынрак булсын да, күбрәк булсын инде дип әйтеп куйды. "Әгәр шәҗәрә төзегендә төп ниятең буын санау булса, уйдырмалар барлыкка килә башлый", ди тарихчы. Күп очракта 7-9 буынны табып була.

Илдар Кыямов 12-13 буынлы шәҗәрә төзегәнен әйтте. Бер буын дигәндә 25 ел алына, ди ул. 100 елда дүрт буын алышына, дигән сүз.

Татар тарихчылары эзләүләрне ата ягыннан башларга киңәш итә. Ләкин бу гадәткә кергән әйбер генә. Гаилә турында күбрәк мәгълүмат туплыйм дисәң, ике якның да шәҗәрәсен ясау дөрес.

9. Шәҗәрәне агач формасында гына ясыйлармы?

"Шәҗәрә" - гарәп теленән агач дигәнне аңлата. Чынлап та, аның классик формасы - агач. Ләкин иң башта ул гади схема рәвешенә төзелә. Аннары күп очракта агач сурәтендә ясала. Илдар Кыямов түгәрәк формасы белән эксперимент ясап карыйм дип тә сөйләде.

Алдан әйтелгәнчә, рәсемнәрне гадәттә рәссамнар ясый. Хәзер инде компьютерда төрле график програмнарында да ясап бирәләр.

Нәсел агачын төзүгә багышланган онлайн-сервислар, махсус кушымталар, програмнар да бар. Анда җыелган мәгълүматны системга салып, схема төзергә мөмкин. Аларның күбесе түләүле, бушка булганнары да бар.

XS
SM
MD
LG