Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуганың наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары сак астына алынды


Мәхкәмә утырышында
Мәхкәмә утырышында

2 март Казанның Совет районы мәхкәмәсе Алабуга районының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары 32 яшьлек Марат Шәйхинуровны 27 апрельгә кадәр сак астына алу турында карар чыгарды.

Шәйхинуров наркотикларны канунсыз алу, саклау, күчерү, сатуда һәм вазифалары кысаларыннан чыгуда шикләнелә. Полиция хезмәткәренә рәсми гаепләү әлегә белдерелмәде. Марат Шәйхинуров утырышта үзен азат итүне сорады, балигъ булмаган баласы барлыгын, аны караган җәмәгатенең эшләмәве турында белдерде. "Мин качарга җыенмыйм", дип тә әйтте.

Ләкин мәхкәмә тикшерү комитеты белән килеште һәм полиция түрәсен сак астында калдырды.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, эш күрсәткечләрен арттыру өчен Марат Шәйхинуров танышын наркотиклар таратуга җәлеп иткән. Полиция хезмәткәреннән алынган накротикларны аның танышы сатарга тиеш, ә сатып алучылар җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш булган.

Ләкин Шәйхинуровның танышы бу хакта тәртип саклау оешмаларына хәбәр иткән һәм барлык гамәлләр алар контроле астында башкарылган.

28 февраль полиция түрәсе наркотиклар тапшырганда тоткарланды. Анда 0,96 грамм наркотик матдә табылды. Соңрак тентү вакытында Шәйхинуровның гаражында тагын 3,92 грамм шундый ук наркотик матдә табыла.

XS
SM
MD
LG