Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан җитәкчелеге курайны республика бренды итеп теркәгән


Башкортстанда курайчылар флешмобы (архив фотосы)
Башкортстанда курайчылар флешмобы (архив фотосы)

Музыка коралы курай Башкортстанның милли бренды буларак теркәлде дип хәбәр итә республика мәдәният министрлыгы. Мондый инициатива белән танылган курайчы Азат Аитколов чыккан.

Башкортстан мәдәният министрлыгы мәгълүматына караганда, курайның барлыкка килгән урынын теркәү эшләре 2014 елда башланган. 2018 елның 1 мартында Роспатентның сәнәгать милке федераль институты курайның Башкортстанда барлыккка килүе турында документ чыгарган.

Курайны бренд буларак теркәү башлангычы белән танылган башкорт курайчысы Азат Аитколов чыккан булган. Ул вакытта Аитколов Башкортстанның Курайчылар берлеген җитәкли иде.

Башкортстанда курай музыкаль инструментына дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә. Мәктәпләрдә курайда уйнарга өйрәтү түгәрәкләре эшли, әледән-әле курайчылар бәйгеләре, баттллар оештырыла.

Ана телен яклап Уфада оештырылган митинглар да курайчылар көе астында үтте.

XS
SM
MD
LG