Accessibility links

Кайнар хәбәр

СОлНЦе мәктәбе эше нигезендә Татарстан мәгариф министры урынбасарына сораулар бирәчәкләр


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә СОлНЦе мәктәбенең прокуратурага шикаятен караучы чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Мәхкәмә Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллинга сораулар бирергә ризалашкан.

"Прокуратура ялганын кире кагар өчен без шаһит буларак Казан шәһәре мәгариф идарәсенең элекке җитәкчсе, хәзер Татарстанның мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллинны чакыртуны сорадык. Мәхкәмә өлешчә ризалашты, әмма сорауны язма рәвештә җибәрү белән чикләнде. Мәхкәмә шулай ук Татарстан прокуратурасы вәкилләрен дә эшкә җәлеп итү турында карар чыгарды," дип язды мәктәп җитәкчесе Павел Шмаков үзенең Facebook сәхифәсендә.

Киләсе утырыш 21 мартка билгеләнгән.

Узган көздә Татарстанның район прокуратуралары, татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, мәктәпләргә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, "уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып чыгару канунсыз гамәл". Шуңа ул планны үзгәртүдән баш тартты.

Узган елның 20 ноябрендә Казанның Вахитов районы прокурор урынбасары Елена Гавриленко, "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен", Шмаковка административ эш ачылуын белдерде. Шмаковка дисквалификация яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янадылар. Шмаков прокуратура таләбе белән килешмәде, прокуратураны укыту програмы белән танышу турында алдашуда гаепләп Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә бирде.

Павел Шмаковның беренче шикаяте канәгатьләндерелмәде. Мәхкәмәдә хәзер икенче шикаять карала.

XS
SM
MD
LG