Ростислав Малаховны 2017 елның мартында тоткарлаганнар иде. Аны ул вакытта Яңа Татар бистәсе зиратын җимерүдә гаепләгәннәр иде, әмма май аенда аннан әлеге гаепләү алынды.
Соңрак Малаховка тагын өч җинаятьтә гаепләү тактылар: тәртип саклау хезмәткәрләре турында ялган мәгълүмат бирү, "эстермистик оешмада катнашу" һәм "нәфрәт яки дошманлык уяту һәм кешенең абруен мыскыл итү".
Малахов Роман Хәлилов һәм Руслан Ахипов белән урыс милләтчеләре оешмасында тора диелде.
Ростислав Малахов тикшерү изоляторында утырганда берничә тапкыр ачлык игълан итте һәм үз-үзен үтерергә маташты диелә. Моннан тыш ул Татарстан һәм Русия прокуратураларына шикаятьләр язды.
Моңа кадәр Малахов ике тапкыр хөкем ителгән булган. Шуларның берсе – 2011 елда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны яндырырга маташу өчен.
2016 елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын аударганнар һәм җимергәннәр иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Шурасы утырышында "Яңа татар зиратын җимерүчеләрнең кем икәнен беләбез, дәлилли алмыйбыз", дип белдерде.