Accessibility links

Путин киңәшчесе: Русия дөнья интернетыннан аерылырга әзер


Владимир Путин һәм Герман Клименко
Владимир Путин һәм Герман Клименко

Русия техник яктан дөнья интернетыннан өзелергә әзер, ләкин бу процесс җиңел генә булмаячак. Бу хакта Русия президентының интернет үсеше мәсьәләләре киңәшчесе Герман Клименко белдергән.

Инде бүген үк Русия президенты фәрманы белән түрәләр өчен махсус булдырылган интернетның Русия өлеше эшли дигән Клименко НТВ телеканалына.

Клименко белдерүенчә, бөтен дөнья интернетны көйләү юлыннан бара. Русия дә алар рәтендә ди Путин киңәшчесе. Шул ук вакытта ул Русиядә "Төньяк Корея яки Кубадагы кебек экстремаль вариантлар кулланылмаячак", дип белдерде.

"Элемтә турында" канунына Русиядә интернетны контрольдә тотуга багышланган үзгәрешләр кертергә Владимир Путин кушкан иде. Былтыр октябрьдә финанс министрлыгы канун өлгесенә тискәре бәя бирде. Моның сәбәбе итеп канунны үтәү өчен чыгымнарның күрсәтелмәвен атадылар.

Шулай ук Владимир Путин күрсәтмәсе белән эшләнгән "Дигитал икътисад" програмына ярашлы, 2024 елга барлык трафикның 95 проценты Русия челтәрләре аша узарга тиеш. Дәүләт оешмаларында чит ил җиһазларын 50 процентка кадәр, програмнар тәэминатын 10 процентка кадәр киметергә җыеналар. Моннан тыш, 2018 елда Русия интернетының "тотрыклылыгын һәм иминлеген" тәэмин итүче систем да эшли башларга тиеш.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы мәгълүматына караганда, Русиядә узган елда интернет иреген чикләүнең 100 меңнән артык очрагы теркәлгән. Тикшерү авторлары былтыр уртача алганда көн саен 244 сайт томаланган, уртача һәр алты көн саен кулланучылар кисәтүләргә яки һөҗүмнәргә дучар булган дип нәтиҗә чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG