Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче канал режиссер Алексей Пимановның "Кырым" фильмы премьерасын 17 март - сайлау алдыннан "тынлык көнне" кич күрсәтәчәк. Бу көнне сайлауга үгетләүләр тыелган.

Беренче каналның "Кырым" фильмы премьерасын 17 мартта күрсәтәчәге турында ТАСС хәбәр итә.

Фильм саклану министрлыгы, мәдәният министрлыгы, Русиянең хәрби-патриотик җәмгыяте һәм Кино фонды ярдәмендә төшерелгән. Фильмдагы вакыйгалар 2014 елның язында, Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгән вакытта бара. Сюжет нигезендә – Акъяр (Севастополь) егетенең һәм украин журналист кызының мәхәббәте. "Кырым" прокатка 2017 елның 28 сентябрендә чыкты.

Аңа кадәр фильмның рейтингын күтәрү өчен "КиноПоиск" порталындагы дистә меңнәрчә аккаунтны җимерү турында билгеле булды.

Былтыр май аенда Русия Дәүләт Думасы сайлау турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Президент сайлау мартның өченче якшәмбесенә күчерелде. 2018 елда ул 18 мартка туры килә. Бу – Русиянең Кырымны кушуы турында килешү төзелгән көн. Моңа кадәр Русия президентын сайлау мартның икенче якшәмбесендә уздырыла иде.

Украина һәм халыкара даирәләр Кырымның Русиягә кушылуын танымый һәм ярымутаруны украин җире дип саный. 2014 елда АКШ һәм Европа берлеге Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы низагка тыкшынуы өчен Русиягә карата чикләүләр кертте, алар берничә тапкыр озайтылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG